Америкада бу елның беренче Сабан туе үтте

18 март Американың Флорида штатында 2017 елның беренче Сабантуе үтте. Милли бәйрәмне өченче ел рәттән Флорида татарлары оешмасы активистлары оештырды. //Азатлык//

Бәйрәмгә гадәттәгечә Американың Флоридасыннан гына түгел, Нью Йорк, Пенсильвания, Мичиган штатларыннан да татарлар җыелды, шулай ук Казаннан, Мәскәүдән, Уфадан, Прагадан кунаклар килде.

Чара Флориданың Tradewinds паркында үтте. Башта балалар «Чукмар белән Тукмар» әкиятен күрсәтте. Аны Флорида татарлары оешмасы активисты Гөлшат Якупова үзенең балалары Рәсүл белән Даут һәм Зифа Шәйхетдинова ярдәмендә сәхнәләштерде.
Сабантуйга барлыгы 150ләп кеше җыелды дип хәбәр итте Азатлыкка оештыручыларның берсе Эльвира Басыйрова.

Сабантуй гадәттәгечә олыларны да, сабыйларны берләштерә торган бәйрәмгә әверелде. Кашык-йомырка белән йөгерү, аркан тартышу бәйгеләрендә малайлар-кызлар да, аларның әти-әниләре дә, әбиләре дә ярышты.

Казаннан килгән кунаклар арасында Татарстанның атказанган артисты, «Turkvision» фестивале лауреаты Айдар Сөләйман да булды. Аны «Флорида татарлары» оешмасы соравы белән Татарстан мәдәният министрлыгы махсус Сабантуйда чыгыш ясарга юллады, диде Эльвира Басыйрова.

Океан артында яшәүче хуҗабикәләр милли ашларны да оста әзерләп килгән иде. Казаннан килгән кунак, Татар ашлары халыкара федерациясе җитәкчесе Резедә Хөсәинова пирамида рәвешендәге чәкчәк ясап кунакларны шаккатырды. Сабантуйның икенче көнендә ул җирле татар оешмасына йөрүче татар ханымнары өчен гөбәдия пешеру остаханәсен дә үткәрде.

АКШтагы күп кенә татар оешмалары Сабантуйларын ураза аена кадәр үткәреп калырга тырыша. Быел Рамазан ае май ахырында башлана.

Бәйле