19 мартта “Беренче” каналда Максим Галкинның “Лучше всех” тапшыруында Казаннан казак малае Иван Шуваров чыгыш ясап, Максим Галкинны шаккаттыра. //Tatar Today//
Галкин аны “Ваня – папаха (бүрек) кигән, камчысы, махсус кылычы (шашка) булган, кечкенә казак малае”, дип тамашачыларга таныштыра.
Малай үзен әтисе кебек үк чын казак ди. Ул алып баручыны “Ипи һәм су – казакларның төп ашамлыгы” дигән мәкальне әйтеп таң калдыра. Аннары чыгышына нәтиҗә ясап, “Любо, братцы, любо” казак җырын башкара.
Тапшыруга, шулай ук Иванның гаиләсе: әтисе, әнисе, апасы килгәннәр.
–
–