Татарстанда 29 яшьлек ир-ат коточкыч авария нәтиҗәсендә үлә [фото]

Татарстанда коточкыч авария нәтиҗәсендә 29 яшьлек ир-егет үлә. Юл һәлакәте Әлмәт районында була. //Tatar-today//

ЮХИДИ хезмәте мәгълүматларына караганда, 18 мартның иртәнге дүртләр тирәсендә Гадел Бартгәрәев каршы як полосага чыга һәм үзенең «Калина»сы белән аңа каршы килүче УАЗ машинасына килеп бәрелә. Ул шунда ук җан бирә. УАЗ шоферын хастаханәгә алып китәләр.

Гадел Бартгәрәев үләр алдыннан берничә минут элек Вконтакте социаль челтәрендә онлайн булып ала.

IMG_1121

 

 

 

Бәйле