«Танышым байларда өй җыештыра, 25 меңгә якын акча ала…» [булган хәлләр]

«Туйдым, китәм бу дәүләт эшеннән! Балалар бакчасында эшләп 10 мең хезмәт хакы да алмыйм, эшме, тормышмы инде бу?! Әнә, бер танышым байларда өй җыештыра, 25 меңгә якын акча ала…» дип, кибет янында бер хатын ахирәтенә сөйләнә. Тормышын ничек авыр тартып барганы йөзенә чыккан: талчыккан, кәефе дә юк…Ә бит шулай фикер йөртүчеләр хәзер еш очрый. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында хезмәт хакы арттыралар дип сөйләсәләр дә, гадәттә, бу укытучыларга, тәрбиячеләргә генә кагыла. Ә бит мәктәп  ул әле укытучы гына түгел, белем йортында хезмәт итүчеләр бик күп. Әллә алар турында оныталармы, ә бәлки әлеге проблемага игътибар итәргә генә теләмиләрдер?.. Монысы билгесез…

Кемгәдер барып идән юып кайту, ашарга пешереп, баласын карап акча эшләү хәзер оят түгел. Эш урыны базарында мондый хезмәтне тәкъдим итүчеләр, әлеге эшчеләргә мохтаҗ булучылар бармы? Без дә шуны белешергә булдык //Tatar today//.

Танышлардан, күршеләрдән белешә торгач, шактый мәгълүмат җыеп булды. Ләкин бер кеше дә ачыктан-ачык үзенең кемнәрдә хезмәт куюын, чын исемнәрен күрсәтергә теләмәде. Шуңа да әлеге язмада тормыш хәлләре чын булса да, исемнәр уйлап чыгарылган булыр.

Зариповлар гаиләсе инде 6 ел кешеләрдә яши. Казаннан ерак түгел урнашкан бистәләрнең берсендә гомер итә алар. “Мин монда 6 ел элек үзем генә килгән идем. Дөресен генә әйтсәк, әлеге йортның хуҗасы үзе чакырды. “Бушка миндә торырсың, төп эшеңне калдырмасаң да була”, диде — дип, сүзен башлады гаилә башлыгы. – Мин риза булдым, авылдан килеп, укуын гына тәмамлаган егет өчен бик уңай иде бу тәкъдим. Мин  ике көн эшләп, ике көн ял итәм. Ял көннәрендә хуҗаларга булышам, бакчаларын  карыйм: кышын кар керим, җәй көнне газонны тәртиптә тотам.  Бер дә авыр түгел, без бит авылда  эшләп үскән балалар.

— Эш сәгатегез билгеләнгәнме соң?

— Алай эш сәгатем юк. Теләгән чакта, эш булмаса чыгып та китә алам. Яшәр урыныбыз зур булмаса да бик уңайлы (3 катлы коттедж янында кечкенә генә тагын бер йорт бар, егет гаиләсе белән шунда яши икән). 6 ел өчендә гаилә кордым,  хуҗалар китмәгез, монда торыгыз дигәч, калдык. Безнең әлегә фатир, алыр мөмкинлегебез юк, шуңа да ризалаштык. Ул арада балабыз да туып өлгерде.

—  Хатыныгыз да эшлиме?

— Юк, ләкин кирәк булса миңа булыша. “Хуҗалар” дип сөйләшсәк тә, без бик тату, дус торабыз, алар безне бер дә түбән күрмиләр, кунакка чәйгә дә еш чакырып торалар. Аларга хөрмәтем, рәхмәтем зурдан.

Чыннан да, читтән карап торганда Зариповлар гаиләсен хезмәтчеләр дип әйтеп булмый. Шулай ике гаиләнең  тыныч кына гомер итүләре ике якка да бик файдалы. Яшь гаиләләргә тормыш корып, фатир алырга авыр булган заманнарда бу бик тә матур күренеш. Әмма һәр нәрсәнең ике ягы бар.

-Үзегезне бәйле итеп хис итмисезме соң? Барыбер, чит кешеләрдә торасыз бит?

 — Бераз бар инде, ни дисәң дә үзеңне тиешле итеп хис итеп яшисең. Буш вакытыбызда эшсез тормаска тырышабыз. Эш була торып, өйдән чыгып  китә алмыйбыз, уңайсыз… Кунакка дусларны, туганнарны да дәшеп булмый. Хуҗаларыбыз каршы түгел анысы, әмма барыбер, яхшы түгел кебек. Хәзер квартирны арендылау бик кыйммәт бит, ә монда без бушка яшибез.

Хезмәт хакы күпме соң?

— Хезмәт хакым юк.

— Димәк, яшәгенегез өчен, хезмәтегез белән түлисез?

 — Шулай килеп чыга инде…

Язма укытучылар, тәрбиячеләр турында башланып киткән иде. Гомер буе балалар бакчасында тәрбияче, соңыннан мөдир булып эшләгән Сиринә Миңнуловна да шул бистәдә яшәүче икенче гаиләгә бала карашырга йөри икән.

-Сиринә ханым, нигә төп эшегезне калдырырга булдыгыз?

— Эшемне бик яратсам да калдырырга туры килде шул. Җитәкче итеп билгеләгәч,  аеруча да авыр булды. Андый урында эшләү бер дә җиңел түгел: тәлапләр куялар, ә менә ярдәм итәргә ашыкмыйлар, акча да бүлеп бирмиләр. Ярты хезмәт хакымны эштә калдырып кайтам: я монысын, я тегесен алырга кирәк. Шулай эшләп буламы инде? Башта икеләнсәм дә, соңыннан китәргә булдым һәм бер дә үкенмим.

-Хәзерге эшегез турында сөйләп китегез әле.

— Бер гаиләдә балаларга белем бирәм. Халыкта андый гаиләләрне “байлар” дип әйтергә яраталар (елмая). Әти-әниләре эштә, хезмәт хаклары яхшы, кызларына 3 һәм 5 яшь. Мин эш көннәрендә килеп алар белән берничә дәрес үткәрәм, татар телен, инглиз теле өйрәтәм.  Балаларны караучы, ашарга пешерүче аерым кеше яллаганнар. Ничек эшләвемне ошаткач, хуҗалар мине дусларына да тәкъдим итте. Иртән бер гаиләдә, өйләдән соң икенчесенә барам. Эшем белән бик канәгать, балалары да тыныч, тәртипле. Мин балалар белән эшләргә бик яратам, яшем дә бара бит, шуңа да миңа мондый тыныч эш бик туры килә.

-Хезмәт хакы әйбәт аласызмы соң?

— Әйе, зарланырлык түгел, ике җирдә эшләгәч, 25 меңнән артык чыга.

Пенсиядә булган Нурания ханым да кибетче эшен ташлап, өй җыештыру белән шөгыльләнә башлаган:

—  Берничә кешегә йөрим: кемгәдер атнага бер, икенчеләренә атнага ике-өч килеп идәннәрен юып, тузаннарны сөртәм, керләрен үтекләп калдырам, урын җирләрен юам. Эше күп инде, чөнки андый кешеләрнең йортлары да 2-3 катлы, әмма барыбер эшем ошый, теләгән вакытта киләм дә, хуҗалар булмаганда тыныч кына эшләп чыгам, — дип сөйләде ул.

— Куркмыйсызмы соң, төрле хәлләр булырга мөмкин бит. Әнә, интернетта да күп язалар, караклыкта гаепләп калдыручылар да бар.

— Әәәй, аның турында уйлана башласаң өйдә генә утырырга кирәк. Аллага тапшырган инде, хуҗаларым бик әйбәт кешеләр, татарлар.

— Хезмәт хакы әйбәт аласызмы соң?

— Безгә җитә инде, пенсиябез кечкенә, ә балаларга, оныкларга булышасы килә. Аяк-куллар йөрсә, эшемне ташламыйм әле мин – дип, сүзен тәмамлады Нурания ханым.

Яңа гына көллият тәмамлаган Айсылу 73 яшьлек әби янына йөри икән: “Әби олы яшьтә булса да, әле сәламәтлеге нык, СөбеханАлла. Балалары, оныклары эш көннәрендә өйгә бик соң кайталар, мин аның янына килеп даруларын биреп, ашатып китәм. Әлеге әбекәй күбрәк аралашуга, игътибарга мохтаҗ дияр идем. Күрәсең, балалары мине шуңа эшкә яллаган” дип, аңлатып китте ул.

Кешеләрнең шулай сөйләгәнен тыңлап торгач, дәүләткә, оешмаларда эшләгәнче, менә шулай кемгәдер барып идән юып кайтырга, балаларга белем бирергә күпкә кулайрак икән дигән фикергә килергә мөмкин. Әле интернет челтәрендә утырган арада  да андый игъланнарга көннән-көн күбрәк тап буласың. Кемгәдер баланы мәктәптән каршы алучы, кемгәдер хатыны бала тапканчы идәннәр юучы кирәк. Гаҗәп, элек мондый игъланнар бик сирәк очрый иде кебек. Әллә миңа гына шулай тоела микән? Ә бәлки, чыннан да, дөнья, тормыш үзгәрүе белән гаиләнең шәхси хезмәтчеләренә мохтаҗлык артадыр. Шундый эш урынын тәкъдим итүчеләр белән дә сөйләшеп карарга булдым. Киләсе әңгәмәдәшебез ике бала әнисе Альбина Шакирова:

— Безнең гаиләбезнең ярдәмчеләре бар, бездә эшләгән ханымнарны мин нәкъ шулай дим. Балаларымның шәхси тәрбиячеләре — Камилә апа һәм атнага бер килеп, өйне тәртипкә салучы Лилия апабыз бар. Кызганыч, әмма минем дә, тормыш иптәшемнең дә әти-әниләре еракта – башка шәһәрдә яши. Безгә балалар белән ярдәм итүче кешеләр юк. Ирем җидти урында эшли, мин дә балаларыма 1,5 тулу белән эшкә чыктым. Кызларым балалар бакчасына йөрми, әмма без төрле түгәрәкләргә язылдык. Камилә апабыз балаларны шунда илтә, алып кайта, кирәк булса ашарга да пешереп куя. Ял көннәребездә  гаиләбез белән бергә булырга тырышабыз, шуңа  өй җыештырырга аерым кеше ялладык. Көне буе идән юып, ашарга пешергәнче, мин балаларым, ирем белән  ял итәргә барам.  Лилия апа ял көннәрендә  яки үзенә уңайлы булган башка көнне килеп бүлмәләребезне тәртипкә салып китә. Ярдәмчеләребезне бик озак сайладык, танышларыбыз аша белештек, аларның укымышлы, тәрбияле, белемле булулары бик мөһим иде.

Белгечләр фикеренчә, соңгы 4 ел өчендә, тәрбиячеләргә, өй җыештыручыларга мохтаҗлык ел саен 20% арта икән. Аеруча да авыру әти-әниләрен чит кешеләр карамагында калдыручылар күп. Шуңа да, соңгы елларда махсус оешмалар да арткан. Алар тәрбиячеләргә, өй җыештыручыларга өстәмә белем дә бирә, хезмәтчеләрне дә сайларга булыша.

Психологлар фикеренчә, чит кешенең өендә эшләү – бер яктан уңайлы булса, икенче яктан авырга да килергә мөмкин. Кешеләр төрле: аларга яраклашу, җай таба белү кирәк. Димәк, андый эшкә барырга телисең икән, үзең дә бераз психолог булырга тиешсең. Ә инде мөмкинлекләре булып та, балаларын чит кешегә калдырган аналарга белгечләр яхшылап уйларга киңәш итә. Кечкенә бала беренче 5 елда әни игътибарына бик мохтаҗ, сабый чит кешегә тиз ияләшсә дә,  үзен ялгыз хис итәргә мөмкин. Киләчәктә андый бала үз-үзенә ошанмаучан яки эгоист булып үсә ала.

Язмамны бетерәм дигәндә, интернетта тагын бер игъланга тап булдым: “Балабызны балалар бакчасыннан алып кайтырга кеше эзлибез. Хатын-кыз булса яхшырак. Балабыз юлда йоклап китсә, уятмыйча чана яки колесканы күтәреп 3 катка менгезергә кирәк булачак, шуңа көчле булу да сорала.”

Эшнең начары юк диләр. Хезмәт куеп, гаиләне туендырырга акча эшли аласың икән – әйбәт, хезмәтең белән кемгәдер ярдәм дә итәсең икән – монысы инде тагын да яхшырак. Башка кешеләргә эш урыны булдырасың икән – шулай ук мактаулы. Йорт хезмәтчеләренең артуы начар күренеш түгел дип саныйм. Мөмкинлекләре, акчалары булган кешеләр башкалар өчен уңайлы өстәмә эш урыны булдыра икән әйбәт кенә. Әмма, әлеге күренешнең ике ягы бар. Беренчедән, һәр кеше яхшы шартларда,  җитәрлек хезмәт хакы алып эшләргә тели. Озак еллар буе хезмәт куйган эш урыннарын ташлап, кемгәдер хезмәтче булып урнашучылар арта икән,  димәк, уйланырлык әйбер бар. Икенчедән, мөмкинлекләре булып та, балаларны, әти-әниләрне чит кешеләргә калдыру, аларны игътибарыңнан, яратуыңнан мәхрүм итү дөрес микән? Балалар бер генә кечкенә була, әти-әниләр дә бу дөньяга гомерлеккә килмәгән бит, шуның турында онытмасак иде…

 

Ләйсән Миназова

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий