Әлмира Әдиатуллина әдәп мәсьәләсен күтәреп мөрәҗәгать белән чыкты [видео]

Бу елның 1 апрелендә иртәнге сәгать 9 да Казаныбызның тарихи, олуг галимебез Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөрткән Мәрҗани мәчетендә “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” ярыш-бәйгесенең чираттагысы – егерменчесе, ягъни юбилей конкурсы узачак.//Татар Ислам//

Безне хәзер төрледән-төрле бәйгеләр, тамаша-очрашулар белән шаккатырып булмаса да, мөселман балалары арасындагы әлеге бәйгене 20 ел буена әйдәүче-оештыручы җәмәгать эшлеклесе, Татарстан мөселман хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе, “Мөслимә” гәзите баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, алыштыргысыз Әлмира апа Әдиатуллина иңендә булуы белән аерылып тора.

“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” ярыш-бәйгесе узарга санаулы көннәр калганда, Әлмира апа Әдиатуллина ата-аналарга һәм балаларга мөрәҗәгать итте. Әлеге видеоны сезгә дә тәкъдим итәбез. Һәм бәйгегә көтеп калабыз. Хәерле сәгатьтә!

Бәйле