Җәвит Шакиров белән Салават Дубай пляжында кәрт суга [фото+видео]

Җәвит Шакиров гаиләсе белән Дубайда ял итүе турында язган идек. Аның артыннан җырчы Салават та ял итәргә киткән. Шакировлар һәм Фәтхетдиновлар хәзер бергәләшеп җылы якта ял итә. //Tatar-today//

Салават Инстаграм челтәренә бер-бер артлы ял итү урыныннан фотолар элде. Күреп торасыз, ул биредә хатыны Ләйсән һәм улы Рөстәм белән. 

«Дуслар, Дубайдан сезгә кайнар сәлам!» дип, кәрт сугып утырганын күрсәтеп, видео да кертә Салават. Шул арада Җәвит үзләренең булачак концертларына реклама да ясарга өлгерә.

 

 

Бәйле