Татарстанның иң пычрак һәм иң чиста сулы елгалары кайда урнашкан?

Татарстандагы иң пычрак елга дип Бөгелмә Зәе табылган. Елга суында даими рәештә пычрак матдәләрнең тиешле күрсәткечләрдән югары булуы күзәтелә. //Татар-информ//

Республикада иң чиста елга дип Лениногорсктан биектә урнашкан Дала Зәе елгасы табылган.

«Бөгелмә Зәе елгасы буенча тотрыклы рәвештә пычрак матдә — нитритлы азотның югары дәрәҗәдә булуы күзәтелә. Чистарту корылмалары, дөрес хуҗалык итмәү, калдыклар ташлауны тиешенчә оештырмау сулыкларга зыян сала. Әлеге хәл хәзер экология елы булуга карамастан күзәтелә. Моннан тыш, Дала Зәе елгасы 1978 елдан бирле табигать һәйкәле санала», – дип белдерде Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров.

 

Бәйле