Казан «Җир сәгате башкаласы» исеменә лаек булырмы?

Дөньяның иң зур экологик акцияләренең берсе быел 25 мартта 20.30 дан 21.30 сәгатькә кадәр узачак. //Tatar today//

Бу акция ел саен мартның соңгы шимбәсендә Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) инициативасы белән үткәрелә. Анда катнашу бик гади: бер сәгатькә биналарны, корылмаларны, архитектур формаларны, яктырткычларны, торак йортларда электр утын сүндереп торырга, шулай ук электр энергиясе куллануны киметүгә юнәлдерелгән башка чараларны күрү тәкъдим ителә. 

Бу чара төрле дәүләтләрдә яшәүче халыкның энергия һәм ресурсларны сакчыл файдалану, экологик шартларны яхшыртуны планета масштабында бергәләп чишү билгесен күрсәтә. 

Былтыр Татарстан да «Җир сәгате» акциясендә катнашты. Казан Россиянең «Җир сәгате-2016» акциясендә катнашучы иң актив шәһәрләре арасына кергән иде. Белгечләр санап чыгарганча, 2016 елны акциядә катнашу бәрабәренә Татарстанда 90 МВт энергия янга калган.

 

Быел исә Казан  «Җир сәгате башкаласы» исеме өчен көрәшә. Тулырак : /60.wwf.ru/#map-world

 

 

Бәйле