Гүзәл Уразовага мәк исе башына тигән, Илдар Хәкимовтан каравылчылар көлгән [серләр ачыла]

Җырчылар Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов гаиләсе иҗат серләрен ачуны дәвам итә. Клиплар ничек төшерелгән, нинди кызыклы һәм уңайсыз хәлләр булганын алар эксклюзив видеода сөйли. //Tatar Today//

Мәк чәчәкләре үскән кырда клип төшереп, Гүзәл Уразова 8 еллап исе борын төбендә калды ди. Яңа туган баланы тотып төшкән клипта уллары Самир булган икән. Мотоцикллы текә егет булыр өчен, Илдар аны башта әйбәтләп йөртергә өйрәнгән һәм арендага алган. Илдар Хәкимов, шулай ук Porshe Cayenne машинасыннан чыгып, Гүзәлне туктатырга теләп кычкырган мизгелне аңа 7 тапкыр кабатларга туры килгән. «Сакчылар аптырашып беттеләр, көлә башладылар», ди ул. Башка кызык хәлләрне Ютюбта урнаштырылган видеодан карап була. 

Бәйле