«Йөргән егетем өйләнеп аерылган, хатыны арабызны бутар дип борчылам…»

Яше утыздан арткан һәм өйләнмәгән ир- атларны күргәч, хатын- кызларның күбесе: “берәр җитешсез ягы бардыр, юкка гына өйләнмичә йөрмидер,”- дип фикер йөртә. Ә инде аерылган, җитмәсә, элекке хатынында баласы да калган ир очратсак, “әйбәт ирдән хатыны китми”- дип шикләнәбез. Тормыш кору өчен менә шундый ирләрнең икесенең берсен сайларга туры килүе мөмкин. //Үз өем//

Өйләнеп аерылганга кияүгә чыгуның “үз кагыйдәләре” бар икән шул. Менә бер укучыбызның хатына күз салыгыз әле.

“Очрашып йөргән егетем өйләнеп аерылган. Аның 7 яшьлек баласы бар. Хатыны белән, улы тугач та, аерылышканнар. Аңа беренче елларда баласын бөтенләй дә күрсәтмәгәннәр. Ләкин законлы төстә алимент түли башлагач, ул шарт куйган: “Баланы күрсәтсәгез генә алимент түлим, югыйсә судка бирәм,”- дигән. Хәзер улы белән ял көннәрендә очрашып торалар. Моңарчы хатыны белән бөтенләй аралашмаган, очрашуга улын балалар бакчасыннан, соңрак мәктәптән барып ала иде. Тик аның минем белән йөргәнен, озакламый өйләнү уе барлыгын белгәч, “хатыны” Илһамга еш шалтырата башлады: “Баланы тегендә алып барырга кирәк, балага бу кирәк,”- дип, һаман нинди дә булса сәбәп табып тора, гел акча сорый. Илһам- бик йомшак кеше, хатынының хәйләсенә төшенеп җитми әлегә. Ләкин мин борчыла башладым. Әле хәзер шулай, ә өйләнешеп, бергә яши башласак нәрсә булыр? Безнең дә бит балаларыбыз туачак. Аның улы белән аралашуына каршы түгел мин. Ләкин хатыны арабызны бутап ятар дип борчылам…”— диелә хатта. Туташ язганнардан аңлашылганча, мөнәсәбәтләр очрашудан узып, тәкъдимгә барып җиткән икән. “Әйе” яки “юк” дигәнче, психолог, психология фәннәре кандидаты Илдар Абитов киңәшләренә колак салырга тәкъдим итәбез.

Аерылу сәбәбен ачыкла

Тартынмыйча аннан беренче гаиләсе таркалу сәбәбен сорагыз. Беренче хатыны турында фикеренә, аерылуда кемне гаепләвенә колак салыгыз. Әгәр ир, хатынын калкан итеп, үзен яклый икән, димәк, уйланырга кирәк. Берничә елдан сезнең хакта шул ук фикерне башкаларга сөйләргә бик мөмкин. Акыллы ир кайчандыр яраткан хатынын түбәнсетмәс.

Балаларны яратамы?

Аерылышканнан соң үз балалары белән аралашмый икән, димәк, тупас, эгоист … Мондый ир сезгә кирәкме? Сезнең уртак балагыз булгач та, аны яратыр дип өметләнеп буламы? Әгәр сезнең үз балагыз бар икән, өйләнешкәнче үк сайлаган ярыгызны бала белән таныштырыгыз. Һәм аның балагызга мөнәсәбәтен күзәтегез. Насыйп ярым,- дигәнегез очрашып йөргәндә үк балаларны “тормыш йөге”нә тиңләүче кеше була икән, аның белән кушылудан мәгънә юк.

Үз -үзегезне сынагыз

Булачак ирегез үз балаларының тормышында актив “кайныймы?” – шунысын да күзәтегез. Сез Аның балалары белән дуслаша алырсызмы? Ирегез хезмәт хакының бер өлешен элекке гаиләсе белән бүлешә алырсызмы? Әгәр юк икән, мөнәсәбәтләр, гаилә коргач та, киеренкеләнәчәк кенә. Балалар булган очракта, сез ирегезнең элекке балалары белән дуслашырга теләп тә, уртак тел таба алмавыгыз ихтимал. Бу очракта аның балалары сездән көнләшергә, сезне эзәрлекләргә мөмкин. Балалар ышанычын яулау өчен көч һәм сабырлык сорала.

Үз- үзегезгә тугры булыгыз

Сезне булачак ирегез дә, аның дуслары, туганнары да беренче хатыны белән чагыштырачаклар: осталыгыгыз да, пөхтәлегегез дә, якыннарына мөнәсәбәтегез дә сыналачак. Башкаларга ошарга тырышам дип, артык кыланмагыз. Үзегез булып калыгыз һәм сезгә игътибар итүчеләрдән чагыштырмауларын сорагыз. Кыек караш, түбән бәяләрдән курыкмагыз. Сез бит алар белән яшәмәячәксез.

Берничә фразага игътибар итегез

“Әнием әйткәнчә…” — ди икән, сезнең кавалер әле “әнисенең итәгеннән төшмәгән” димәк, әле өлкәнәймәгән, тормышта үз фикере юк.

“Ничек әйттем, шулай була..” — дисә, бәлки беренче хатыны белән дә шулай булгандыр, алай икән, гаиләсе таркалуга бер дә гаҗәпләнәсе юк. Үзегезнең киләчәкне уйлагыз.

“Мин аны яратмый башладым…” — дигән кеше чәчәктән чәчәккә кунучы күбәләк кебек.

Гаилә коруга җитди караш, мең кат сынау сорала. Заманында Туфан абый Миңнуллин: “мәхәббәт ул бал ягылган ипи кебек, балын бер көндә ашап бетерәсең дә,.. аннары ипиен кимерә башлыйсың,”- дигән. Бүген балын ялап, ипиен читкә атучылар ешрак очрый башлады. Насыйп ярымны таптым дип ашыкмагыз, йөрәк белән түгел, акыл белән киңәшергә кирәк.

Рамилә Латыйпова

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий