«Тантана 2017»: иң-иң булып кемнәр танылды? [видео]

27 март көнне Камал театрында Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган «Тантана-2017″ театр премияләрен тапшыру церемониясе узды. Республиканың опера-балет, драма һәм курчак театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелүче әлеге премия быел җиденчетапкыр тапшырыла. //kamalteatr.ru//

Жюри составында ТРның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, халык шагыйре Разил Вәлиев, театр тәнкыйтьчесе, Г.Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов һ.б. Җиңүчеләр 50шәр мең күләмендә акчалата премия белән бүләкләнә. Быел премияләр 12 номинациядә тапшырылды. Кичәне Камал театры актерлары, Татарстанның атказанган артистлары Рамил Вәҗиев, Алсу Каюмова һәм КДМИ студенткасы Ирина Кибякова алып бардылар.

Тантана – 2017 премиясе лауретлары:

Дебют

Әлмәт татар дәүләт драма театры, Диләрә Ибәтуллина, О.Жайнадаровның «Кибет» спектаклендәге Карлыгач роле өчен.

Буа дәүләт драма театры, Илсур Мортазин, З.Хәкимнең «Килә ява, килә ява» спектаклендәге Шәйхи роле өчен.

Иң яхшы курчак театры артисты

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры, Фәнзилә Сабирова, Р.Зәйдулланың «Бүре җиләге» спектаклендәге Елгыр роле өчен.

Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле

«Мастеровые» Рус драма театры, Анна Дунаева, Л.Франкның «Карл и Анна» спектаклендәге Мария роле өчен.

Икенче пландагы иң яхшы ират роле

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Искәндәр Хәйруллин, К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклендәге Мисбах Хаҗи образы өчен.

Иң яхшы хатынкыз роле

Әлмәт татар дәүләт драма театры, Наилә Нәҗипова, Я.Пулиновичның «Син кайда идең» спектаклендәге Эльза Александровна образын тудырганы өчен.

Иң яхшы ират роле

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Рамил Вәҗиев, К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклендәге Нуретдин роле өчен.

Иң яхшы эпизодик роль

Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачылар театры, Алия Кәлимуллина, Р.Зәйдулланың «Артист» спектаклендәге Әби роле өчен.

Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль

М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры, Кристина Андреева, Ц.Пуни, Р.Дригоның «Эсмеральда» спектаклендәге Эсмеральда партиясе өчен.

Иң яхшы ансамбль

«Угол» иҗат лабораториясе, Р.Феодориның «Единственный берег» спектаклендә катнашучы актерлар: Елена Калаганова, Эльмира Рәшитова, Павел Густов, Илнур Гарифуллин, Алексей Егоршин.

Балалар өчен иң яхшы спектакль

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры, Г.Тукай әсәрләре буенча Р.Сәхәбетдинова инсценировкасы «Тапкыр кәҗә турында әкият» спектакле.

Ел вакыйгасы

Яр Чаллы дәүләт курчак театры, И.Зәйниевның «Сак-Сок» спектакле.

Намус һәм тугрылык

Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Фәхретдинов Инсаф Ильяс улы.

Махсус дипломнар

Камал театрының директоры Шамил Закиров истәлегенә багышланган Премиягә (җырчы Салават Фәтхетдинов тапшырды) Г.Камал исемендәге ТДАТның тамашачыларга хезмәт күрсәтү хезмәте башлыгы Сафиуллина Рәсимә ия булды.

Ч.Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» спектаклендә (реж. Илдар Хәйруллин) Хәдичә ролен башкарганы өчен Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры актрисасы Мөхәммәтгалиева Зөһрә Газинур кызы бүләкләнде.

К.Тинчуринның «Каракүз» спектаклендә (реж. Рамил Фазлыев) төп рольне башкаручы С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры актрисасы Акматова Динара Абдуллабәк кызы бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус дипломы белән «Үзгәреш җиле» Татар җыры фестивале» проектын уңышлы тормышка ашырулары өчен Р.Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры коллективы бүләкләнде.

«Сәхнә» театраль журналы махсус бүләге белән Т.Миңнуллиның «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» комедиясенең заманча укылышы өчен К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры режиссеры Гарипова Резидә Ирек кызы бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының махсус премиясе белән О.Богаевның «Башмачкин» әсәрен сәхнәләштерүе өчен А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры режиссеры Фәйзрахманов Рөстәм Рафат улы бүләкләнде.

Казан шәһәре Башкарма комитеты мәдәният идарәсенең махсус бүләге белән Р.Букаев һәм Р.Саттарованың «Дети и Эти» гаилә спектакле өчен «Угол» иҗат лабораториясе буләкләнде.

https://www.instagram.com/p/BSJ4aphjjU2/?tagged=тантана2017%20

https://www.instagram.com/p/BSJfsSRjt5o/?tagged=тантана2017%20

Бәйле