«23 яшьләрендәге чибәр генә укытучыга җиденче сыйныф укучысы гашыйк булды…»

Моннан илле ел элек Чаллы районындагы (хәзерге Зәй районы) Александровская Слобода дигән урыс авылында клуб мөдире булып эшләргә туры килде. Үз гомеремдә бер урыс күрмәгән һәм чи татар районында яшәп, татар мәктәбен яңа гына тәмамлаган килеш анда эшләргә риза булырга ничек йөрәгем җиткәндер, тик әйтергә теләгәнем ул турыда түгел. //Безнең гәҗит//

Мәктәпкә математикадан укытырга 23 яшьләрендәге чибәр генә татар кызы килде, өч-дүрт яшьләрендәге баласы да бар иде. Менә шул укытучыга 14 яшендәге җиденче сыйныф укучысы гашыйк булды бит. Кайсыдыр бабасы чегән нәселеннән булган бөтерчек кебек кенә бу елгыр егет кисәге тәки укытучы кызны үзенә каратты. Ул чагында хәзерге кебек педофилия дигән сүз юк иде, авыл халкының моңа артык исе китмәде. Аларның очрашып, яратышып йөрүләре берәүгә дә сер түгел иде.

Шулай да бу мәхәббәт тарихы ронодагыларга билгеле булгач, алар бәладән башаяк дигәннәрдер инде, шауламыйча гына кызны башка авылга күчерделәр. Тик үсмер егетне укытучы апасы янына барып йөрүеннән тиз генә туктата алмадылар.

Бу тарихның ни белән беткәнен әйтә алмыйм хәзер, бәлки, еллар үткәч, алар чынлап та бергә булганнардыр, бәлки, юк. Тик укытучының укучысына, яисә укучысының укытучысына гашыйк булу очраклары турында еш ишетергә туры килде һәм моңа беркем дә гайре табигый итеп карамады. Алар арасында менә дигән гаилә корып яшәүчеләр дә аз булмады. Мәхәббәт ул ярамый дигәнгә карамый, күңелне читлеккә бикләп куеп булмый.

Менә хәзер билгеле бер яшькә җитмичә өйләнешү ярамый дигән закон чыккач та үсмерләр аңарга төкереп тә бирми, яратышуларын дәвам итәләр. Күптән түгел бер районда мәктәптә укучы унбиш яшьләрендәге ике үсмер, ярамый дигән чикне үтеп, әти-әни булырга җыендылар. Аларның ниятләре шул хәтле нык иде, хәтта кыз, «критик көннәре» булмавын әнисе белмәсен өчен, чүп чиләгенә мамыкны кетчуп белән буяп салып барган. Ә ул исә кызының түгәрәкләнүен дә тәмле ашап тазара дип кенә белгән. Авырлы булуын укытучыларыннан ишеткәч, чак кына аңын югалтып егылмаган.

Шөкер, тиешле оешмалар яшегез җитми дип тә, балаларга тиешле тәрбия бирмәгәнсез дип тә хәлне катлауландырмадылар, тиз генә никахларын законлаштырдылар. Мәктәпкә йөрүләрен дәвам итәләр, ә бәби тугач, декрет ялында әбиләре утыра…

Икенче танышымның улы да, йөргән кызы да балигъ булмаганнар иде әле. Хәзерге яшьләр бит ярамый дип күпме тукып торсалар да барыбер киресен эшлиләр. Аларның да шулай булды. Хәлнең кая баруын аңлагач, теләсә кайда очрашып йөргәнче, күз алдында булырлар, дип, кызның әти-әнисе аларга үз яннарында яшәргә рөхсәт бирде. Егет ягы да каршы килмәде. Ике ел шулай яшәделәр, балигъ булдылар. Нәтиҗәдә, укуында артка тәгәрәгән кыз мәктәптә имтиханнарын югары баллар белән тапшырып, медколледжга керде, егет техникумын уңышлы тәмамлап, үз белгечлеге буенча эшкә урнашты. Шул ук җәйне туйлап өйләнештеләр.

Алга таба ни булыр, хәзергә яшьләрнең үзләренең дә, әти-әниләренең дә җаны тыныч. Кайчан һәм нишләп кайтырлар дип борчыласы юк, балалары үз яннарында. Үзләре дә җылы өйләреннән чыгып, маҗара эзләп йөрмиләр. Иртә никахлар кыска гомерле дип тә кайгырасы түгел. Берәү дә аерылам дип өйләнешми, ә гомергә бергә булабыз дип кавыша.

Әлбәттә, беребезнең дә бу яшьтә сөекле баласының гаилә камыты киюенә риза буласы килми, тик сөеклеләребез, без бер-беребездән башка яши алмыйбыз, дип торганда нишләргә? Яхшылап әйткәнне дә тыңламыйлар, кыйнап та тыеп булмый. Әнә бит шундый очракларны күпме язып торалар. Күптән түгел генә артык кысу аркасында Псковта 15 яшендәге ике бала өйләреннән качтылар. Ә инде полиция белән тапкач, кайтмас өчен, алар белән каршылыкка кереп, нишләргә белмичә, турыдан туры эфирга элемтәгә чыктылар, киңәш сорадылар, бер юньле җавап та ала алмыйча, әти-әниләренә рәнҗеп, күпме халык алдында үз-үзләренә кул салдылар.

Унсигез яшькә җитмичә никахны рәсмиләштерергә ярамаса да, үсмерләр барыбер тыелган алманы тешләп һәм төзәтеп булмый торган хаталарын эшләп тора.

Минем 15 һәм 16 яшендәге ике оныгым бар. Башларында иләс җил искән, тәннәрендә гормоннар уйнаган чак. Бу җәһәттән аңлату эшләре алып барсак та җаныбыз тыныч түгел. Без бер-беребездән башка яши алмыйбыз, дип кайтып керсәләр, ни әйтергә? Башта үз тамагыгызны туйдырырлык акча эшли башлагыз, дип кенә котылып булмый бит мондый очракта. Куркыта…

Шәхсән, без үскән чорда беренче планда укып һөнәр алу иде. Гаилә тормышын арткы плангарак күчердек. Шуңа гаилә тормышыбыз да тотрыклы булды. Ә барыбер иртә никахлар була иде. Ә менә кияүгә чыкмыйча яисә өйләнмичә җенси тормыш белән яшәү очраклары гайре табигый хәл саналды. Хәтта берәр сәбәп белән аерылышырга туры килгән хатын-кызлар да кабат гаилә корганда бу җәһәттән тотнаклы булдылар .

Чынлыкта кем кайчан балигъ була бит. Берәүләр унбиштә дә җитлегә, ә кайберәүләргә кырыкта да акыл керми.

Сәмига СӘҮБАНОВА

Бәйле