Әгерҗедә яшүсмер ике поезд арасында калган

26 март 18 сәгать 25 минутта колакчын киеп музыка тыңлап баручы 14 яшьлек малайны җәяүлеләр кичүендә йөк поезды имгәтә. //Татар-информ//

Яшүсмер белән янәшә баручы кечерәк иптәше сөйләвенчә, тимер юлны чыгар алдыннан алар як-яка карамаганнар. Аларга таба килгән составны соң гына күреп алганнар. Ике поезд арасында калу куркынычы бар дип, кире борылырга уйлаганнар. Иптәше йөгереп үтәргә өлгерә, ә өлкәнрәк малай хәрәкәт иткән составка эләгә.

Ашыгыч ярдәм бригадасы зыян күргән яшүсмерне Әгерҗе районы үзәк сырхауханәсенә илтә. Хәзерге вакытта малай авыр хәлдә.

Бәйле