16 яшьлек мөселман кызы Азизә Ютубта 10 мең язылучы җыя алган. Сере нидә?

Инстаграмда татар блогерларыбыз шактый күбәеп китте. Ютуюбта әле алар азрак, ләкин татар яшьләрен кызыксындырган темаларга сөйләшүче,борчыган проблемаларны күтәрүчеләр бар. Азизә Марсова да шул блогерлар арасында. Кызның каналы башкаларныкыннан аерылып тора. Ник дигәндә, ул видеоларында мөселман кызының тормышын яктырта.Әле 16 яшьтә генә булуга карамастан, Азизә инде 10 меңнән артык язылучы җыя алган. //Tatar today//

 — Азизә, беренче соравым: дингә шулай бирелү, яулык кию теләге үзе тудымы? Әллә синең өчен бу алдан уйлап куелган идеме?

— Гаиләм дини булса да, бу минем үз теләгем.Минемчә,кешене көчләп ышанырга мәҗбүр итеп булмый. Моңа һәр кеше үзе киләргә тиеш.

— Нигә ютюбта үз каналыңны ачарга булдың? Каналыңның идеясе нинди иде һәм ул тора-бара үзгәрмәдеме?

— Каналның бик төпле идеясе элек тә, хәзер дә юк. Миңа кызыксынуларым, фикерләрем белән бүлешү ошый, ә кешеләргә бу кызык булгач, мин алардан җылы кайтавазлар алгач,нигә мондый форматтагы аралашуны дәвам итмәскә?

— Һичшиксез, бөтен блогерларның кебек үк, синең дә “антифанат”ларың бардыр. Бу юлыңны, иҗатыңны ялган образ, яулык ябуыңны модага иярү, популярлык өчен генә эшләнгән дип уйлаучылар да очрыйдыр. Моңа нәрсә дип әйтә аласың?

— Минем иманым, чын күңелемнән ышануым турында алай дип әйтүчеләр үзләренә генә зыян китерәрләр. Антифанатларым бик аз, күпчелек караучыларга минем иҗатым ошый, ә тәнкыйтькә мин тыныч карыйм.

 Син Казанның иң яхшы мәктәпләрендә белем ала идең, әмма анда яхшы мөнәсәбәтләр урнашмаганга киттең. Хәзер кайда белем аласың  һәм бу урын сиңа нәрсәсе белән ошады?

— Хәзер мин мөселманнар мәктәбендә укыйм,әмма бу мәдрәсә түгел. Бу мәктәптә бик гади атмосфера, яхшысын да, начарын да күзгә карап әйтәләр. Минем талантларымны күрәләр, шәхес буларак үстерәләр, хөрмәт итәләр. Сыйныфта унар укучы гына, һәрберсенә дә индивидуаль шәхескә кебек карыйлар, бу минем өчен иң мөхиме.

Мөселман кызы булу һәм шул ук вакытта заман белән бер аяктан атларга авыр түгелме?

— Дин беркайчан да заманга каршы килми. Әлбәттә, минем тормышым яшьтәшләремнекеннән аерыла, әмма бик күпкә түгел. Мин блогер буларак Инстаграм, ютуб  очрашуларына йөрим, яңа кешеләр белән танышам.

— Син каналыңны рус телендә алып барасың, ә татар телендә алып бару теләге юкмы?

— Дөресен генә әйткәндә, бу турыда уйлаганым юк. Татар телендә видео төшереп карарга була, тик каналны рус телендә алып бару дөресрәктер,минемчә. Мин инде рус телле аудитория тупладым һәм “влогым” татар гына түгел, ә, гомумән, мөселман кызлары өчен. Ләкин татар телендә сөйләшешүче блогерларың барлыкка килүе мине, һичшиксез, сөендерә.

— Каналыңның үзенчәлеге нәрсәдә дип уйлыйсың?

— Минем уйлавымча, каналымның үзенчәлеге Исламны пропагандалуда түгел, ә мөселман кызының тормышы, мөмкинлекләре, кызыксынуларын күрсәтүдә. Күпчелек кешеләрнең мөселман кызларын шәхес буларак беләсе килә.

— Ә ютюбтан үзеңә нинди файда булды?

Ютуюб миңа үз фикерләремне курыкмыйча әйтергә, ачылырга ярдәм итте. Каналым булмаса, минем 10 меңнән артык дустым да булмас иде

— Алга таба нинди планнарың бар? Каналыңны ничек үстерергә уйлыйсың?

— Алга таба да төрле очрашуларга йөреп, яңа кешеләр белән танышып, каналымның контентын кызыклырак итәсем килә. Шулай ук ютуб платформасы белән яхшырак танышырга, аны өйрәнергә уйлыйм.

Айсылу ХАФИЗОВА

Бәйле