«Ләйләнең икенче бала турында уйларга вакыты гына юк. Ире “салгаларга” ярата аның…»

Бер көнне кибеттә дустым Ләйләне очраттым. “Кызыма бер банан белән алма алам. Балалар бакчасыннан алганда, сөендерим әле үзен,”- дип сүз башлады ул. Шактый гына сөйләшеп тордык. //Үз өем//

Ләйлә гаиләсе белән Казанда яши. Үзе ашханәдә эшли. Сыеныр почмаклары да эшеннән ерак түгел – тулай торакта 12 квадрат метрлы бүлмәләре бар. Кызына биш яшь, әнә шуңа бакчада тәрбияче апасы: “Елак кына булса да, энекәш кирәк миңа,”- дип шигырь өйрәтеп җибәргән. Тик Ләйләнең икенче бала турында уйларга вакыты гына юк. Ире “салгаларга” ярата аның. Шуңа күрә өйгә акчаны сирәк алып кайта. Ләйлә исә, кызым кеше арасында ким- хур булмасын, дип тагын бер урында эшләргә мәҗбүр. Күп катлы йортта идән юа ул. “Тулай торакта заманча кер юу машинасы да урнаштырып булмый, юынам дисәң- чиләкләп су җылытасы,”- ди Ләйлә.

Озаграк сөйләшеп торган саен, аның сүзләрендә үкенеч сизелә… Кияүгә чыкканчы, үзеннән 15 яшькә өлкән бай ир-ат белән очрашып йөргән иде ул. Тик Ләйләнең бәхетле булу теләгеннән бигрәк , яхшы тормышка кызыгуына әти- әнисе каршы килде. “Үзеңә тиң яр очрар әле,”- диделәр. Әнә бит, тормышы ничек үзгәргән дустымның. Кибеттән чыккач та, Ләйлә турында бик озак уйлап йөрдем мин. Әллә соң бүген исәп- хисап корып кияүгә чыгу яхшыракмы икән?

Беренче карашка ямьсез яңгыраса да, бүген матди якны кайгыртып гаилә кору — табигый хәлгә әверелеп бара. Психологлар фикеренчә, хисләргә бәйләнмәгән йөрәкләр дә, бер- берсен аңлап, бәхетле яши икән. Алай гына да түгел, бүгенге кебек хисләр тотрыксызлыгы һәм ирләргә кытлык( бу – хакыйкать!) заманында “исәп-хисаплы” өйләнешү — яратышып гаилә коруга караганда ышанычлырак, дигән фикер яши.

Әлбәттә, мәхәббәттән башка гаилә кору – дөрес түгел, дип әйтүчеләр дә күп. Бактың исә, бу- нигездә яшьләр фикере икән. Өлкәнрәкләр арасында гаилә тормышының хис- тойгыларга бай булуыннан бигрәк, тотрыклы булуын теләүчеләр саны арта гына бара. Статистика мәгълуматларына караганда, матди якны кайгыртып өйләнешкән парлар, хисләргә бирелеп гаилә коручыларга караганда яхшырак яшиләр икән. Мәсьәлән, Бөекбританиядә, “акыл белән” өйләнешүчеләрнең 5-7%, ә “йөрәк белән” өйләнешүчеләрнең 40 проценты аерылыша. Нәтиҗәне һәркем үзе ясый.

Гомумән, “акыл” белән өйләнешү бүген генә модага кермәгән икән. Мондый гаиләләр урта гасырда ук корылган. Элек кызның әти- әнисе яучыларга килүчедән: “кәләш өчен күпме бирәсез?”-дип сораган бит. Хатын- кыз да акыллы, мөстәкыйль егетне сайларга тырышкан.

Психологлар фикеренчә, ялкынлы мәхәббәт, гаилә коргач, 1,5- 3 елда йә тагын да көчәя, яки сүрелеп юк була икән. Шуңа күрә, хисләргә генә таянып гаилә коруны шик астына куйганнар.

Хисап корып өйләнешү дөресме, әллә яратуга өстенлек бирергәме? Бу уңайдан Татарстанның баш казые — Җәлил хәзрәт Фазлыев менә ниләр сөйләде:

-Исламда элек- электән кызның әти-әнисе егетнең нәселен, финанс хәлен тикшергән, һөнәрле булуын шарт итеп куйган. Хәзер очраша башлауга: “Мин сине яратам,”- дип кияүгә чыгалар. Очраклы рәвештә очрашып өйләнешүчеләр арасында ике гаиләнең берсе таркала. Чөнки, туйга кадәр “яратам”, дип йөри дә, туйдан соң, шул хискә риза булмыйча, акча, фатир, кием сорый, хәтта таләп итә башлый. Хәзер кешеләр ярату сүзенең мәгънәсен аңлап бетерми кебек. Өйләнешкәнче “никах”, “гаилә кору”ның асылын аңлатып торучы юк. Яшьләр тормышка җиңел карый. Без балаларыбызны яратабыз, гомеребезне шуларга багышлыйбыз, аларның кечкенә генә уңышы өчен дә сөенәбез, гаепләре булса да, баланы акларга тырышабыз. Ир белән хатынның да бер- берсенә мөнәсәбәте шундый булырга тиеш. Ә бездә, сөйгәнең белән куышта да җәннәт, дип кияүгә чыгалар да, аннары бергә яшәргә теләмиләр. Бөтен уңайлыклары булган фатир, кәттә машина таләп итә башлыйлар. Андый гаиләләр озак та тормый- таркала. Яратам, дип йокларга ятасың да, йокыдан торгач, ашыйсы килә башлый шул. Гаилә кору мәсьәләсен дә очраклы кешеләр, гаилә тәҗрибәсе булмаганнар хәл итә хәзер.

Мин никах мәҗлесендә кияү белән кәләштән: “Ни өчен өйләнешәсез?”- дип сорыйм. Егет тә, кыз да: “Мин яратам, шул кешегә чыксам, бәхетле булыр идем,”- ди. “Мин шул егеткә кияүгә чыгып, аны бәхетле итәргә телим, яки шул кызга өйләнеп, аны бәхетле итәргә телим,”- диючеләр бөтенләй юк. Арада үзеңне яраттырып, иптәшеңнең җаена яраклашырга теләмәү гадәте дә еш очрый. Эгоизм дип атала бу хис. Ир өйләнә дә, хатынының аны үзен генә яратуын, ул ничек тели- шулай киенүен , ул ничек тели – шулай эшләвен таләп итә. Ул өйләнгәндә үзенә хатын эзли, өйләнгәч, аны хезмәтче итә. Аерылышучыларны карагыз: алар барысы да яратам дип өйләнешә, аларны мәҗбүри өйләндерүче юк бит. Элек тә, бүген дә хисапка корылган гаиләләр тотрыклырак.

Айгөл ГАЗИЗОВА

Бәйле