Чәчкә белән концертта көтелмәгән хәл була [фото]

Татар эстрадасының танылган җырчысы Чәчкәнең соңгы алты елда Казанда концерт куйганы булмады. Бу вакыт эчендә җырчының тормышы күңелле вакыйгаларга баеды: кияүгә чыкты, кызы туды, яңа җырлар иҗат итте. Ә быел ул, ниһаять, Казанда халык тарафыннан көтеп алынган концертын оештырды. //Tatar Today//

Артист белән концертта көтелмәгән хәлләр булырга мөмкин. Теләсә нинди хәлдән чыга белү җырчының осталыгы, кыюлыгы турында сөйли. Сәхнәдә чыгыш ясаганда, Чәчкәнең колагыннан алкасы төшеп китте. Әлбәттә, җырчы югалган алкасына игътибар итмичә, чыгышын дәвам итте. «Алкам бик авыр иде, шуңа колактан төшеп китте булса кирәк. Тик концерттан соң табып алдым үзен. Аннан соң ыгы-зыгы белән бер сәхнә киемен өйдә онытып калдырганмын, әмма бу хәлдән дә чыгу юлын таптым», диде Чәчкә.


Чәчкә тормыш иптәше Ирек Гыйбадуллин белән дуэт башкарды. Шәхсән минем бу дуэтны беренче күрүем, тамашачыга да бу тандем ошады. «Чынлап та, халык безне чын күңелдән алкышлады, җылы кабул итте. Күңелем тулып күземә яшь килде», диде Ирек. Аларны алкышларга гына түгел, чәчәкләргә дә күмделәр. Залда Лилия Гыйматдинова, Алимә Сафина, Шамил Галиев кебек популяр артистлар бар иде. Чәчкә элеккеге җырлары белән рәттән яңа иҗат җимешләрен дә башкарды.


Концертны Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов алып барды. Чәчкә Зөфәр әфәнде белән 10 елдан артык бергә эшли. Тамашада җырчының иҗатташ дусты Винарис Илъегет тә катнашты. Концертта кич буе инструменталь ансамбль уйнады, тамашачы тере тавышка башкарылган җырларны тыңлады.

Эльвира ШАКИРОВА

Бәйле