Бөгелмәдә кечкенә баласын тәрәзәдән ыргыткан ана нәрсәгә шулай эшләгәнен сөйли [булган хәл]

2 апрельдә 27 яшьлек Лениногорскта яшәүче әни 4 каттан өч яшьлек баласын ташлаган, дип хәбәр ителгән иде. //Tatar Today//

Бу хәлнең нечкәлекләре билгеле булды. Тикшерүләр буенча, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән хатын-кыз үзенең авылыннан булган иптәше янына кунакка килә. Фатирда ул ир-аттан кала, тагын ике ир-ат булуы мәгълүм була. Ул алар белән спиртлы эчемлекләр эчә. 

Соңыннан, күрше бүлмәгә баласы белән йокларга киткән әнигә шул ир-атларның берсе бәйләнә башлый. Хатын-кыз җенси мөнәсәбәтләргә керергә риза булмагач, ул аңа яный. «Я сине үтерәм, я балаңны», ди.

Курыккан әни, саклар өчен баласын 4 каттан тәрәзәдән ыргыта. Малайга уңыш елмая. Ул кар көртенә барып төшеп, бары тик бәрелеп кенә зыян күрә. 

 Күршеләр баланың тәрәзәдән килеп төшкәнен күреп, ашыгыч ярдәм машинасын чакыралар. Һәлакәт урынына килгән медицина хезмәткәрләре балага ярдәм күрсәтеп, хастаханәгә салганнар.

Бәйле