Илдар Халиков «Татэнерго идарә компаниясе» генераль директоры итеп билгеләнде

«Татэнерго» идарә компаниясе» акционерлык җәмгыяте директорлар советы җәмгыятьнең бердәнбер акционеры — «Связьинвестнефтехим» тәкъдимен бертавыштан хуплап, 2017 елның 4 апрелендә Илдар Халиковны компаниянең генераль директоры итеп билгеләде. // Tatar-inform//

Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Илдар Халиков Татарстан Республикасының энергетика өлкәсе компанияләренең директорлар советында идарә итүне дәвам итәчәк.

Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның, башка эшкә күчү сәбәпле, үз теләге белән эшеннән китү турындагы үтенечен канәгатьләндерде.

Дәүләт Шурасы икенче кандидат билгеләнгәнче, Премьер-министр вазифаларын Премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин башкарачак.

Бәйле