«Газапта яшәргә мәҗбүр… Кисмәктән камыр ничек ташып чыкса, бүсере дә шулай ташкан аның…»

«Безнең авылга Казаннан әниле-уллы бер гаилә күченеп кайтты. Икесе дә артык авырлыктан интегә. Йөри дә алмыйлар. Азаплануларын күрү бик авыр. Ничек интегеп яшәгәннәрен белсәгез! Күршеләре буларак, алар өчен борчылып шалтыратуым иде». Балтач районының Кенәбаш авылында яшәүче Эльвира ханым Закирова әнә шундый хәбәр җиткерде. Кемнең кемдә нинди эше бар дип яши торган заманда, авылдашларын кайгыртып шалтыраткан Эльвира апа хөрмәт уятты. «Кайтмыйбыз», дияргә тел әйләнмәде. //Безнең гәҗит//

КҮП АШАГАНГА СИМЕРМӘГӘННӘР

Юлга чыкканчы, телефон аша Эльвира ханым белән тагын бер мәртәбә элемтәгә кердек. Авылдашлары турында беренчел мәгълүматны бирүче дә ул булды.

Розалия һәм Андрей Казанкиннар Кенәбашка моннан биш ел элек күченеп кайткан. Кечкенәрәк һәм искерәк кенә бер йортны сатып алганнар. Авыл эчендә бу хәбәр яшен тизлеге белән таралган. Район үзәге булса бер хәл, ни өчен авыл җирен сайлаган соң Казанкиннар? Ниндиерәк кешеләр алар?

– Алар безнең күрше йортка кайтып урнашты. Шул көннәрдә генә терлек суйган идек. Авыл кешесе буш йөрми бит инде, күчтәнәчкә ит кыстырып, танышырга кердек, – дип сөйли Эльвира Закирова. – Беренче мәртәбә күрүгә үк, башымнан: «Бу кешеләр нәрсә уйлап кайтты икән авылга?» дигән уй узды. Ничек яшәрләр? Икесе дә зур гәүдәле. Көчкә йөриләр. Авыл җирендә хәрәкәтсез яшәп тә, ашап та булмый. Һичьюгы, бакча тирәсендә булса да кайнашасың. Тик әйбер үстерү өчен бөкрәергә, җигелеп су ташырга кирәк. Суган үстереп ашау гына да күпме хезмәт сорый бит. Ә Казанкиннар ни иелә алмый, ни йөри дигәндәй… Икенчедән, шәһәр җирендә медицина учреждениеләре кул сузымында гына. Ә бу ике кешегә медицина ярдәме теләсә кайсы мизгелдә кирәк булуы бар. Шул сәбәпле, аларның авыл тормышын сайлауларына аптырадым. Читләтеп, күченүләренең сәбәбен сорап карадым, тик әйтмәделәр, «шулай туры килде инде», дип кенә җавап бирделәр. «Урман һавасына, гөмбәгә кызыгып кайттык», диләр дә, алар гөмбә җыяр хәлдә түгел. Урманга баргач, агачка тотынып йөреп булмый бит. Ә болар атлый да алмый, – дип аңлата Эльвира ханым Закирова.

Артык авырлыктан интегүләренең сәбәбе – күрмәгәндәй ашау аркасында түгел, дип аңлата әңгәмәдәшем. Казанкиннарның төп керем чыганагы – Розалия апаның 9 мең сум пенсиясе икән. Утка, суга, салымнарга түләгәч, дарулар алгач, яшәр өчен 3 мең сум тирәсе генә акчалары кала аларның.

– Ул акчага май җыярлык дәрәҗәдә ай буе ашап булмый. Кибетнең арзанлы тавыгын ашап кына торалар күршеләрем. Үзегез беләсез, кибет тавыгы симертерлек булмый – ачтан үлмәскә җитсә, рәхмәт әйтерсең. Ай уртасында пенсия алалар, ай ахырында 200-300 сум гына кала кулларына. Ипилек кенә акча калды инде дип сөйлиләр үзләре дә…

Эльвира ханым яңа авылдашлары белән тиз аралашып киткән. «Бер яхшылык эшләсәң, үзләре икене эшләргә торалар. Кара эчле дә, начар да түгелләр», – дип сөйли ул алар турында. 47 яшьлек Андрейның исә, куллары алтын – заманында автослесарь булып эшләгән ир тегү машинасыннан алып, ноутбукларга чаклы – барысын да төзәтә ала, тик менә таяк ярдәменнән башка йөри генә алмый икән.

Казанкиннар белән күрешү өчен дип, юлга кузгалдык.

Әниле-уллы Казанкиннар авырлык белән генә көн күрә

Әниле-уллы Казанкиннар авырлык белән генә көн күрә

«БҮСЕРЕ ИДӘНГӘ ТИЯР-ТИМӘС…»

Коймалары яртылаш җимерелгән, акрынлап җиргә сеңә башлаган өй каршы алды безне. Капка тавышын ишетеп, йөгереп чыгучы күренмәде. «Казанкиннар кайда яши?» дип сорагач, авыл халкы бирегә төртеп күрсәткән иде бит, әллә хуҗалар өйдә юк микән, дип шикләнеп кенә ишекне тарттым. Көч хәл-белән атлап, түрдән хуҗабикә чыкты. Елмаеп, түргә узарга чакырды. Килеп керүгә, диванда тезелешеп йоклап яткан мәчеләргә игътибар иттем.

– Боларны ишек алдына китереп ыргытканнар иде. Куып чыгармадык, яшәсеннәр. Җан ияләре бит! – дип аңлатты хуҗабикә. – Шушы 4 мәчебездән башка малыбыз да юк инде безнең…

Хәер, гел болай авыр яшәмәгән Казанкиннар. Розалия апа үзе, мәсәлән, гомере буе тегү фабрикасында эшләгән. Ире күптән үлсә дә, улы Андрейны әнисе белән бергәләп тәрбияләгән ул. Андрей да акчаны яхшы эшли торган булган. Ныклап торып авырып киткәнче… Ир урын өстенә яткач, Казанкиннарның коммуналь түләүләр өчен дә акчалары җитми башлаган. Шуңа ике бүлмәле фатирларын сатып, бурычларын каплаганнар да, авылга кайтып, акчалары ниндиенә җиткән – шундый йорт сатып алганнар.

Беренче чиратта, Розалия апа үзе хакында сөйләде: элегрәк тән төзелеше белән башкалардан әллә ни аерылып тормаган ханым хәзерге вакытта 116 кг авырлыкта. Хатын-кыз әгъзаларына җитди операция кичергәннән соң, кинәт симерә башлый ул. Акрынлап, операция булган урыннан бүсер килеп чыккан. Казан больницаларының берсенә мөрәҗәгать иткәч, «өянәкләрең юк икән, димәк бар да тәртиптә» дип кайтарып җибәргәннәр. Ә бүсер зурайган да зурайган. Ахыр чиктә республика клиник больницасына ике мәртәбә чиратка басып караганнар. Тик, Казанкиннар әйтүе буенча, әле җиһазлар, әле урын юк дигән сәбәпләр белән, вакытны гел сузган табиблар. Менә шул рәвешле хәзер корсактагы бүсер идәнгә тияр-тимәс дәрәҗәгә җиткәнче асылынган.

Бу бүсерне Эльвира ханым Закирова да күргән. Бервакыт Розалия апаның өянәкләре башлана да, ашыгыч рәвештә больницага алып китәләр.

– Хирург авыруны карый башлады. Яткырып куйгач, башы күренмәде хәтта – шуның кадәр зур ул бүсер – өеп куйган кебек. Кисмәктән камыр ничек ташып чыкса, бүсере дә шулай ташып чыккан аның. Табиб әле бер яктан, әле икенче яктан килеп, аптырап карап йөрде. Ул вакытта зурлыгын 42 сантиметр дигән иде, – дип сөйләде ул.

Хәзерге вакытта Розалия апа, тышкы якка чыккан эчәкләрен, операция ярдәме белән кире үз урынына утыртуларын бик тели, тик табиблар моңа алынмый шул, дип аңлата. Район больницасына да ышанычы аз. Чөнки берничә мәртәбә «тиешле җиһазлар юк» дигән җавап алган. Ә 147 килограмм авырлыктагы Андрей әнисенең хәле начараеп китмәгәе дип борчылып яши. Икесенең берсе генә урын өстенә ятса да, хәлләр начар булачагын яхшы аңлый ул. Югыйсә аның үз хәле дә мөшкел. Аяклары шешенеп, йөри алмас булган, аяк йөзләрендә даими рәвештә яралар пәйда була, аларны дару сөртеп кенә вакытлыча туктатып торырга мөмкин. Ир хәзер таяк ярдәмендә генә хәрәкәтләнә ала. Нәрсәдән тазара башлавын төгәл генә белми. Шырпы калынлыгы гына булган Андрей 5нче сыйныфта укыганда үпкәләре ялкынсынып авырып китә. Табиблар укол кадагач, сәер хәл күзәтелә башлый: егет тик торганнан юанаерга тотына. Еллар узган саен, артык масса белән беррәттән, аяклары көчен югалта. Параличланып, урын өстенә яткан чаклары да булгалаган ирнең. Казанкиннарның сәламәтлекләре елдан-ел начараюын күршеләре дә сизә. Шул ук вакытта, Андрей күңел төшенкелегенә дә бирелгән: «Мин барыбер үләм, озак яшәмим инде», – ди.

– Берәүгә дә теге дөньядан «повестка» килми, сиңа да килмәгәндер – ничек алай дип әйтә аласың инде, – дим. Ичмасам, үз кереме булсын иде. Инвалидлык та юк бит аңа. Балтачка баргач та, табиблар: «Ожирение» диагнозы белән беркемгә дә «группа» бирелми, гәҗитләргә шалтыратыгыз, акча җыйсыннар. Әгәр акчагыз булса, соңыннан әниеңә дә операция ясарлар», – дигәннәр, ахрысы. Андрей шулай дип сөйләде.

Физик яктан шактый чикләнгән булсалар да, Казанкиннар башкалар кебек үк яшәргә тырыша: помидорын да утырталар, бераз гына бәрәңгесен дә. Тик басып түгел, ә …ятып. Чөнки басып эшләргә тән авырлыклары мөмкинлек бирми.

– Тик торырга тырышмыйбыз инде, сөялеп утынын да ярам, әнә, ишек алдында чана бар, шуңа утырып, шуа-шуа карын да көрим. Яткан килеш канализация дә казыдым. Яшелчәне генә күп утыртып булмый. Нишлисең инде. Ярый әле авылдагылар күчтәнәч итеп бәрәңге алып килә. Бик булышалар. Алар булмаса, нишләр идек, – ди Андрей.

Акчасызлык мәсьәләсе үзәкләренә үткән булса да, Андрейның инвалидлык алу артыннан йөрергә теләге зур түгел. Беренчедән, хәрәкәт итү мөмкинлеге чикле, икенчедән… табибларның начар мөнәсәбәтләренә юлыкмаммы, дип шикләнә. Ир сөйләвенчә, әйтик, район табиблары арасында, аларга җирәнеп караучылар да булган.

– Берсендә табиб килде дә, кан басымын да үлчәми, юньләп карамый да. Күрәсең, безне ошатмагандыр, үзен матурлык салонына килдем, дип уйлагандыр инде. Кемне күрергә өметләнгәндер монда килгәч, анысын да аңламыйм. «Пычрак сезнең өегез, антисанитария!» – дип канәгатьсез генә йөрде, әйберләрен куеп торырга да җирәнде кебек. Зарланып әйтүем түгел, тик мондый мөнәсәбәт мине түбәнсетте. Һөнәри этика дигән әйбер бар бит. Без аңлыйбыз – бәлки аңа ошап та бетмәгәнбездер – ямьсезләр, җирәнгечләр, ләкин ул аны күрсәтергә тиеш түгел бит, – дип сөйли Андрей.

«ДӨРЕС АҢЛАМАГАННАРДЫР»

Билгеле, бу гаилә әгъзаларының көнкүреше дә, сәламәтлеге дә битараф калдырмады. Андрейга инвалидлык тиешме, Розалия апаның бүсерен нишләтеп була һәм Балтач больницасы табиблары чынлап та авыруларны тиешенчә карамыймы – бу сорауларга җавап табу өчен, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев янына барырга булдык.

Баш табиб Казанкиннар гаиләсе белән таныш булып чыкты. Аның сүзләренчә, Розалия апа да, Андрей да 4нче дәрәҗәдә симерү чиреннән интегә. Һәм, ни кызганыч, бу чир бик сирәк очракта гына дәвалауга бирешә…

«Казанкиннарга инвалидлык бирдерү артыннан йөрибез. Үзләре бу мәсьәлә белән бөтенләй шөгыльләнми. Югыйсә, бу беренче чиратта һәр кешенең үзенә кирәк булырга тиеш бит инде», – диде ул.

– Тикшерү уздырыр өчен берничә мәртәбә больницага чакырып карадык – килмәделәр. Ахыр чиктә, җирлекләренең башлыгыннан машина соратып, шулай алып килдерттем. «Әйдә, булышыйк инде шуларга», – дим. Шулай алып төшеп, тикшердек без аларны. Инвалидлык алу бик катлаулы, аның өчен күп төрле табибларга күренергә һәм кайбер төр тикшеренүләрне Казанда узарга кирәк. Русча әйтсәк, «перечень обследований» дигән әйбер бар, шуларның барысын да үтми торып, инвалидлык бирелми. Ә алар үзләре йөрмиләр. Балтач больницасы биргән кәгазьләр белән генә инвалидлык алу мөмкин түгел, аларга барыбер Казанга барырга туры киләчәк, – дип аңлатты ул. Ә Розалия апаның бүсеренә килгәндә, кызганычка, хәзер соң икән инде.

– Зур бүсер аркасында эчтәге органнарның торышы үзгәрә башлый, башкача урнаша. Еллар буе дәваланмаганда организм әгъзаларның шул халәтенә ияләнгән була. Шуңа күрә, мондый дәрәҗәдәге зур бүсерләргә операция ясау бик куркыныч. Мин үзем хирург буларак яхшы беләм. Мондый гигант бүсерләр вакытында бавыр, ашказаны да чыгарга мөмкин. Әгәр аларның еллар буе ияләнгән торышын үзгәртсәң, соңрак авыруның үзен тагын да начаррак хис итүе ихтимал. Аннары, бүсерне кисеп алмыйлар, эчке якка кертәләр. Ә Розалия апаның бүсере бик зур тишектән чыккан, аны каплап куярга да кирәк булачак. Тик моның өчен шартлар кирәк, моны минем хирурглар гына эшли алмый, бу эш республика клиник хастаханәсе дәрәҗәсендә башкарылырга тиеш, – диде баш табиб.

Газинур Дәүләтовичка Казанкиннарның зарын җиткерүне дә кирәк дип таптым – сүз аның хезмәткәрләренең «һөнәри этиканы» сакламыйча, авыруларга җирәнеп каравы турында иде. Җитәкче әлеге уңайдан: «Сез бу кешеләрне үзегез махсус эзләп табасызмы соң?» – дип канәгатьсезлек белдерсә дә, соңыннан җавап бирде: «Теләсә кайсы табибның авыру яшәгән шартлар турында үз рекомендациясен бирергә хакы бар».

– Җирәнеп караган дисез, ә җирәнүнең критерийлары нинди аның? Кемгәдер бер төрле әйтәсең, башкача кабул итә. Дөрес аңламаганнардыр, бәлки. Хәзер сөйләшергә дә курка инде табиблар. Кеше һәр нәрсәдән гаеп таба, гәҗитләргә мөрәҗәгать итә… Бәлки, аларга шулай тоелгандыр гына…

…Баш табиб, Казанкиннарга үзеннән торган ярдәмне күрсәтермен дип вәгъдә итте. Тик бу сүзләрен без ишекне ябып чыгып китүгә үк онытмаса гына ярар иде. Ә башка укучыларыбыз өчен әлеге язма гыйбрәт булсын. Хәлеңнең көннән-көн начарая баруын белеп тә, үз сәламәтлегеңә битараф калу нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен аңласагыз иде.

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Балтач – Казан

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий