«Кунакка баргач, тамагым туеп кайтырмын хет дигән идем, ач кайттым!» [кызык-мызык]

Беркөнне шәһәргә туганнарга кунак барып кайттым. Үземнең тавыклар салган йөз йомырканы берәмтекләп төреп салдым, аннары кибеткә кереп торт, шампан шәрабе дә алдым. Килеп керүгә шампанны ачып эчтек, миңа бер-ике рюмка эләкте. Сәгать тугызга-унга кадәр сөйләшеп утырдык. Кич белән дә ашарга әллә ниләре юк иде. 

//Безнең авыл гыйбрәте//

Иртән торып барысы да эшкә җыена башладылар. Мин анда фатирда утырып кала алмыйм бит инде. Алар белән торып, тиз-тиз җыенып чыгып китәргә туры килде. Шәһәр халкының иртән ашау гадәте дә юк икән. Үзем алып килгән күкәйне булса да кыздырып ашарга микән дип уйлаганчы, тегеләр берешәр йомры кофе йоттылар да, ишек буена барып бастылар. Янәсе, әйдә кыймшан тизрәк, сине генә көтәбез дигән кебек.

Нинди йомырка кыздыру кайгысы калсын инде, кеше өендә читен дә бит. Шулай итеп, тамагым туймыйча кайттым. Йөз күкәй алып барып, күпме расхутланып әйләнеп кайтып, җүнләп ашатучы да булмады үземне. Хатын белән яшәсәм – бер хәл, ялгыз ир мин, ә ялгызыма гына пешеренеп утырасым килми. Кунакка баргач, тамагым туеп кайтырмын хет дигән идем, анысы да барып чыкмады. Саранланмадым да югыйсә, ә ач кайттым! Кайтып ныгытып аш салып, пешереп ашадым. Хәзер кунакларга да бүтән әлләни чыгып йөрисем килми.

Исемемне язмагыз инде, читен бит.

Бәйле