Камал театрында ток-шоу жанрында яңа спектакль куелачак

Камал театры 7, 8 һәм 20 апрельдә тамашачыларны үзенең яңа спектакленә чакыра. 111 сезонның төп премьерасы — «Ак калфагым төшердем кулдан…» спектакле. Татар драматургиясе һәм шигърияте классигы Илдар Юзеев пьесасын сәхнәгә режиссер Фәрит Бикчәнтәев куя. //Tatar today//

Әсәр инде 1980 еллар азагында ук язылган. Үзгәртеп кору чорында телевизион күпер жанры популяр булган. Илдар Юзеев исә драмасында күперне Казан һәм Америка татарлары арасында сала. Ике төрле дөньяда яшәүче бер милләт кешеләре төрлечә сөйләшәләр, төрлечә фикер йөртәләр, әмма тамырларында бер кан – татар каны ага. Спектакльдә тел, халыкара мөнәсәбәтләр, милләт язмышы проблемалары күтәреләчәк дип көтелә.

«Ак калфагым төшердем кулдан” – ток-шоу жанрында беренче спектакль. Шуңа репетицияләр дә инде күптән – узган елның май ахырында ук башланган иде. Телевизион күпернең алып баручысы Сафия Нурхан ролен башкаручы Люция Хәмитова үзенчәлекле куелыш турында: “Эшләү авыр булса да, кызык”, дип белдерә. Спектакль тамашачы күңеленә якын, аңлаешлы булыр дигән өметтә кала ул.

Шулай ук премьерада Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Әзһәр Шакиров, Ринат Таҗетдинов, Алсу Гайнуллина, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артистлары Наил Дунаев, Илдус Әхмәтҗанов, Айдар Хафизов, Рузия Мотыйгуллина, Татарстанның халык артистлары Әсхәт Хисмәтов, Искәндәр Хәйруллин, Люция Хәмитова, Раушания Юкачева, Илдус Габдрахманов, Венера Шакирова, Татарстанның атказанган артисты Мәрьям Йосыпова һәм театрның яшь артисткасы Алинә Мөдәрисова катнашачак.

 

Бәйле