Ренат Вәлиев, Зөһрә Шәрифуллина, Бәширә Насыйрова Филүс Хисаметдиновны җыр белән котлады [фотогалерея]

5 апрель Казанның филармония залында танылган шагыйрь, галим Филүс Хисаметдиновның иҗатташ дуслары, татар артистлары тамаша оештырып, аның иҗат кичәсен уздырдылар. //Tatar Today//

«Моң-җырга бай минем татар халкым,

Моң-сагышка тулган үзәгең.

Беләм, сусады бит синең җаның,

Моңлы җырлар көтә йөрәгең». 

Шушы сүзләр белән әдип Филүс Хисаметдинов бәйрәменә килгән кунакларын каршылады. Аның сүзләренә композиторларыбыз музыка яза тора, аларны бик теләп атаклы, күренекле җырчыларыбыз башкара. Иҗат кичәсендә дә сүз һәм моң агылудан туктамады.

Кичәнең кунаклары — милләтнең танылган композиторлары һәм җырчылары: Эльмира Галимова, Рөстәм Сәрвәров, Ренат Вәлиев, Зөһрә Шәрифуллина, Мирсәет Сөнгатуллин, Бәширә Насыйрова, Сиринә Зәйнетдинова, Рәдиф Зарипов, Фәридә Фәйзуллина, «Болгар кызлары» төркеме, Азат Хәлимов, Энҗе Әхмәтҗанова һәм башкалар.

[Шамил Абдюшев фотолары] 

Бәйле