Татар тудей башны төзәтү юлын әйтә

Мүк җиләгенең файдасы турында XVII гасырда ук белгәннәр. Аны ютәлдән кулланганнар, ярага сөрткәннәр. //Tatar today//

Мүк җиләгендә аскорбин кислотасын үзләштерүгә ярдәм итүче РР витамины бар. Ул иммунитетны ныгыта. С витамины күп булганга аны «төньяк лимоны» дип тә атыйлар. Әмма әлеге витамин кайнатканда югала. Салкын тигәндә мүк җиләгеннән ясалган морс, компот эчәргә мөмкин. Ул сусауны баса, температураны төшерә, токсиннардан котылырга ярдәм итә. Әлеге җиләк кандагы холестеринны киметә, йөрәк, кан тамыры авыруларыннан интегүчеләр өчен файдалы, шулай ук ул гипертония белән көрәшә.
Башы авыртучылар көнгә бер тапкыр мүк җиләге белән бал катнашмасын кулланса, авырулары турында онытырлар.
Мүк җиләге озак вакыт бозылмый саклана ала.

Фото http://mindandbodychiro.com.au

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий