Артистлар яңа клип төшерә: бу юлы балалары да җырлый [фото]

Узган ел Лилия Муллагалиева, Гүзәл Идрисова, Замирә Рәҗәпова, Гөлназ Шәрипҗанова һәм Айгөл Шәйхетдинова чынбарлыкка нигезләнгән «Бәби көтәбез әле» җырына клип төшергән иде. Ул балалар бер-бер артлы туды, хәзер аларга 1 яшь тула башлады. Бу көннәрдә исә җырчылар яңа клип — узган елгысының дәвамын төшереп йөри. //Tatar Today//


Яңа җыр «Бәхетле бул, балам» дип атала. Аның сүзләрен Эльвира Сафина, көен Илназ Баһ иҗат иткән. Җырны артистлар гына түгел, балалар да башкара икән! Замирә Рәҗәпова сүзләренчә, бу клип та һәр җырчының өендә төшереләчәк, анда балаларның тәпи киткәннәре тасвирланачак. «Кичә клипны матур бизәлешле студиядә, аннан соң кафеда балаларыбызның бер яшьлек туган көннәрен бәйрәм итүне төшердек», дип сөйләде Tatar Today хәбәрчесенә Замирә Рәҗәпова.


Клипның төп геройлары — Марсель, Риана, Данил, Асылбикә, Ильяс исемнәрен кояш нурларында язып клип өчен махсус торт та әзерләгәннәр. Клип тиздән әзер булачак, ә аның кызыклы мизгелләре 12 апрельдә узачак «Тамада-шоу» фестивалендә тәкъдим ителер дип көтелә. Әлеге проектның авторы — Замирә Рәҗәпова.

Эльвира ШАКИРОВА

Бәйле