«Казан» гаилә үзәге янында суламыйча торачаклар [акция]

9 апрельдә «Казан» гаилә үзәге янында “Суламый тор” хәйрия флешмобы һәм автоузыш оештырыла. Акция муковисцидоз белән авыручыларга ярдәм итүче «Кислород» хәйрия фонды һәм «Тормышка җан өр» җәмгыяте белән берлектә үткәрелә. Чара Россиядә үпкә трансплантациясенә багышлана. Акция Казан мэриясе ярдәме белән “Мәрхәмәтле Казан” проекты кысаларында үтә. //Татар-информ//

“Суламый тор” хәйрия флешмобы 2016 елның июнендә «Суламый торганга караганда ярдәм яхшырак!» девизы белән туды. Шушы вакыт эчендә ул Россиянең 30лап шәһәрен җәлеп итте. Аның максаты – муковисцидоз белән авыручылар турында җиткерү һәм дәвалау перспективалары турында белдерү.

Флешмоб кысаларында ярдәм проекты һәм әлеге авыруларның проблемалары турында сөйләнәчәк. Моннан тыш, флешмобта катнашучылар үпкә күчереп утыртуны көтүче авыруларга теләктәшлек йөзеннән йөзләгән шар очырачак.

“Суламый тор” хәйрия флешмобы 14.00 тән 16.00 сәгатькә кадәр барачак.
 

Бәйле