Казан үзәге яна [фото-видео]

Казанның Габдулла Тукай урамындагы 113 нче номерлы йортта янгын чыккан. Кешеләр шәһәрнең үзәгендә каты төтен булуына зарлана. Бу бина элеккеге җиңел сәнәгать техникумы буларак билгеле. //Tatar Today//

Янгын бинаның чарлактагы катында чыккан. Эчендә ике кеше булуы билгеле. Соңрак аларның каравылчы икәннәре ачыкланган. Алар зыян күрмичә, янгын сүндерүчеләр килгәнче чыга алганнар. 

Социаль челтәрләрдә янгыннарның шулай еш килеп чыгулары кешеләрне борчуга салган. «Казан белән нәрсә булды? Кайчан карама янгын!», «Матур бина иде ул…», «Казандагы бөтен матур, иске биналарны яндырып бетерергә исәплиләр ахры…», дип язганнар «ВКазани поймут» төркемендә.

Бәйле