Космонавтика көне ял көне булырга тиешме? [сораштыру]

1961 елның 12 апрелендә СССР космонавты Юрий Гагарин «Восток» кораблендә Җир тирәли беренче орбиталь очыш ясый. Шул көннән бирле 12 апрель Космонавтика көне булып билгеләп үтелә. ЛДПР фракциясеннән Дәүләт Думасы депутаты Михаил Дегтярев 12 апрельне рәсми ял көне итеп билгеләргә тәкъдим итте. //Tatar Today//

«Космонавтика көне милли бәйрәм итеп танылырга һәм ял көне булырга тиеш. Бу көнне яшьләргә космос турында фильмнар, космонавтика өлкәсенә бәйле музейларны бушлай күрсәтү өчен шартлар тудырырга кирәк», дип белдергән Михаил Дегтярев.

Без исә Татар Тудей укучыларына «Космонавтика көне ял көне булырга тиешме? Чит ил байлары кебек космик экскурсиягә барыр идегезме? Моның өчен зур акча бирергә әзерме?» кебек сораулар юлладык.

Венера: Ял көне булмаса да ярый дип уйлыйм. Космоска экскурсиягә барыр идем, ләкин ул хәтле акчам юк.

Гүзәл Идрисова: Ял көне булу-булмавы мөһим түгел. Ә менә космоска очар идем. Андагы мохитне күрәсем, ризыкларын авыз итәсем килә.

Айгөл Бариева: Ял көне кирәкми дип уйлыйм, чөнки бездә яллар болай да күп. Космоска бармас идем, миңа җирдә дә бик рәхәт!

Гөлнара Габидуллина: Ял көне булмаса яхшырак. Космоска түгел, самолетта очарга да куркам.

Гүзәл Шәмәрданова: Ял көне булуы кирәк дип санамыйм.

Эльвира Сафина: Ял көне булсын, дигән катгый таләбем, теләгем юк. Яллар болай да күп бит. Андый сәяхәткә кызыкмыйм. Миңа җирдә дә бик рәхәт.

Марат Садриев: Ял көне булырга тиеш. Космоска экскурсиягә барыр идек, ләкин зур акча бирмәс идек!

Фирдүс Тямаев: Космонавтика көне ял көне булырга тиеш түгелдер. Һәр һөнәрнең көнен билгеләп үтеп, ял итү дөрес булмас. Космоска экскурсиягә барыр, галәмне күрер идем. Миллионланган акча кирәк булса, юк, билгеле. Чит илгә барып кайту бәясенә ризалашыр идем.

Рәсим Фасыйхов: Минемчә, космонавтика — ял көне булырга тиеш, чөнки безнекеләр беренче булып 1961 елда космоска очты. Дөнья һәм Русия өчен бу — зур адым. Бу — тарихи вакыйга. Киләчәк буын Гагаринның кем икәнен белергә тиеш. Космоска очмас идем, ул акчаны табигатьне саклауга яисә башка игелекле гамәлгә тотарга кирәк.

Ранил Нуриев: Космонавт — башка һөнәрләр кебек үк бары тик һөнәр генә. Әлбәттә, бу һөнәр кешеләре батырлыклары өчен зур хөрмәткә ия. Шулай да бу көн ял көне булырга тиеш дип уйламыйм. Космоска бармас идем, минем әле җир шарының бик күп урыннарын барып карыйсым килә. Ә аның өчен минем бөтен гомерем җитә. Аннан кала мин биеклектән куркам. Зур акчалар бирергә әзер түгел. Әгәр дә шуның кадәр акчам булса, теләгән кешегә бүләк итеп түләргә әзер.

Әсхәт Дөбер-Шатр: Космонавтика көне — минем өчен бәйрәм, чөнки балачагымнан ук хәтердә калган. Мәктәптә картон яки фанердан космом корабльләр ясап бәйгеләрдә катнаша идем. Ләкин яллар болай да күп, шуңа күрә ял көне итеп билгеләргә кирәкми. Эшләргә, тормышны алга алып барырга кирәк! Тәкъдим булса, рәхәтләнеп космоска очар идем. Кемнең акчасы бар, шул оча. Шуңа күрә эшләргә кирәк!

Эльвира ШАКИРОВА

Бәйле