Бер җырчы икенчесенә: «Салих Сәйдәшевның номерын бирмәссез микән?» [видео]

Бер карасаң, кызык һәм көлке, икенче яктан, мәгънәсез һәм кызганыч бу җөмләне Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева Казанның Халыклар дуслыгы йортында узган матбугат очрашуында әйтте. Чара Рәшит Ваһапов исемендәге XIII Халыкара татар җыры фестивале яшь башкаручылар конкурсына багышланды. //Tatar Today//

«Бу бәйгегә җитди юлга басарга теләгән яшьләр килә. Минемчә, җырчы шәхес булырга тиеш. Моның өчен үзеңне төрле яктан үстерергә, тарихны өйрәнергә кирәк. Музыкаль сәнгать тарихын белү өчен шәхесләрне өйрәнсәң, шул җитә. Шәхесләр аша тарих өйрәнелә. Хәтта Салих Сәйдәшевның кем икәнен белмәүчеләр бар. Бер җырчы икенчесенә: «Салих Сәйдәшевның номерын бирмәссез микән? Аның көе миңа ошады, җыр сорыйсым килә иде,» ди. Андыйлар кулына калырга язмасын», диде Зөһрә Сәхәбиева.


Р.Ваһапов исемендәге фонд директоры Рифат Фәттахов сүзләренчә, конкурс 2-3 елга бер тапкыр үткәрелә. «Алтынчы тапкыр үткәрелүче быелгы конкурсның үзенчәлеге: катнашучылар саны буенча рекорд куелды. 2013 елда — 33, 2015 елда — 97, быел исә 122 гариза кабул ителде. Конкурсның нигездә профессиональ булуын истә тотсак, биредә музыкаль уку йортларында укучылар гына катнаша ала. Ләкин жюри әгъзаларының бу шартларга туры килмәүчеләрне дә тыңлау хокукы бар. Әйтик, Азат Абитов моңа мисал. Конкурста катнашканда, аның профессиональ белеме юк иде. Аның каравы ул хәзер укый», диде Рифат Фәттахов.


Тагын бер яңалык: быел конкурсның сайлап алу туры Казанда гына түгел, Уфада да үткәрелгән. Бәйге дүрт номинациядә оештырыла: халыкчан башкару, академик вокал, эстрада җыры һәм вокаль ансамбль.

«Бүгенге көндә Татарстанда бер меңләп җырчы бар. Күләм ягы куандыра, ә сыйфат юк, шуңа күрә хәзер сыйфат өстендә эшләргә кирәк. Конкурслар, фестивальләр шул сыйфатны арттыру өчен үткәрелә дә инде. Рәшит Ваһапов исемендәге XIII Халыкара татар җыры фестивале яшь башкаручылар конкурсы җырчыларны үстерү һәм танытуда ярдәм итәчәк», дип белдерде Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, жюри рәисе Ренат Ибраһимов. Моңа кадәр жюрины халык артисты Илһам Шакиров җитәкләде.


Жюри әгъзалары бәйгедә катнашучыларга киңәш-тәкъдимнәрен дә җиткерде. «Күбесенең тавышы сандугачка тиң. Тик ул сандугачларның ни әйтергә теләгәнен аңлап бетерә алмыйбыз. Сезнең сандугачыгыз ни әйтергә теләгәнен үзегез аңласагыз, тавышыгыз тагын да матуррак яңгыраячак. Сез милли тавышка ия, Аллаһы Тәгалә аны сезгә ниндидер миссия башкарыр өчен биргән», ди Казан консерваториясенең музыка театры кафедрасы мөдире Әлфия Җаббарова.

«Иң яхшыны сайлап алу, нәтиҗә ясау авыр. Барысының да җырга мәхәббәте тоела. Тик җырның авторларын игълан иткәндә, хата җибәрскә иде. Элеккеге заман шәхесләренең исемнәрен дөрес әйтмәүне мин авыр кичерәм», диде Татарстанның халык артисты Резеда Ахиярова. Шулай ук катнашучыларга номинацияләрне дөрес сайларга киңәш ителде. Жюри әгъзалары кайберләрен башка номинациядә күрергә теләүләрен белдерде.


Татар Тудей хәбәрчесенең «Быел Ваһапов фонды ничә җырчы белән килешү төзиячәк?» соравына Рифат Фәттахов: «Узган ел барлык лауреатларга килешү тәкъдим ителде. Шуларның 15е ризалык бирде. Берничәсен генә сайлап алдык. Быел ничә кеше белән килешү төзеләчәген әйтү кыен. Үзем өчен дә җавап эзләп утырам», дип җавап бирде.

Бәйге нәтиҗәләре рәсми рәвештә 17 апрель көнне игълан ителчәк. Фестивальнең гала-концерты 15 май көнне узар дип көтелә.
Эльвира ШАКИРОВА

Бәйле