TMTV премиясеннән онлайн репортаж [видео-фото]

Хәзерге вакытта Казанның Пирамида залында  TMTV премиясе бара. Хәбәрчеләребез анда эшли. Сезгә онлайн репортаж тәкъдим итәбез. //Tatar Today//

Тантаналы кичә башланыр алдыннан йолдызлардан бер-ике сүз.

Алсу-Азат Фазлыевлар: «Премия дигәч, һәрбер кеше акча бирәләр дип уйлый (көләләр). Алай түгел ул. Дәрәҗәле исем бирәләр. Шуннан да зуррак бүләк юк. Башкалар белән бергә бертигез катнашабыз инде, көндәшләребез юк. Һәр кеше үзенчә әзерләнә».

TMTV премиясе номинанты җырчы Сылу: «Мин «Эпотаж җырчы» номинациясендә «Бәхетле буласым килә» җыры белән катнашам. Премияне алыр өчен, ярты миллион акча түләргә кирәк дип әйткәннәр инде. Бу шаяру, әлбәттә. Кем лаек, шул ала инде премияне, акча түләмичә дә. Мин үзем өчен җан атарга уйлыйм».

TMTV каналының баш редакторы Лилия Кадыйрова һәм Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, шулай ук кызыл келәмнән тантанага үтәләр.

«Иң романтик җырчы» номинациясе катнашучылары:

— Дилә Нигъмәтуллина: «Мин ике номинациядә катнашам. Берсе Булат белән. Икенчесе — «Иң романтик җырчы»да. Премия алу бик мөһим. Башка бүләкләр арасында тагын бер мөһим бүләк булып барачак».

— Лилия Гыймәтдинова: «Премияне алсаң, күүүп итеп акча түлиячәкләр (көлә). Ә чынлыкта исә, җиңү — ул иң башта исем, реклама. Җиңүемә ышанам».

Хатын-кызлар арасында «Иң яхшы рингтон» номинациясе җиңүчесе Ландыш Нигъмәтҗанова Инстаграмында сөенече белән уртаклашып фото урнаштырган.

TMTV премиясе кичәсендә 45 номинация игълан ителәчәк. Башладык.

  1. «Ел ачышы» номинациясендә Регина Тимербулатова беренчелекне алды.

  2. «Иң яхшы» җырчы номинациясендә Илдар Әхмәтов җиңү яулады.
  3. «Яңа исем» номинациясендә җиңгән Лилия Әхмәтшина «Безнең гәҗит» редакторы Илфат Фәйзрахманов биргән бүләкне алырга сәхнәгә чыкты.
  4. «Ин романтик» җырчы булып Лилия Гыймәтдинова билгеләнде.
  5. «Заманча хит»та — Гөлназ Сираева «Смс» җыры белән җиңде.

  6. «Эстраданың поп-принцессасы», татарчалаштырып әйтсәк, эстраданың патшабикәсе булып Айгөл Рәхимова танылды. 
  7. «Иң популяр яшьләр проекты»нда беренче урынны Лия Шәмсина алды.

  8. Ир-атлар арасында «Иң яхшы рингтон» исемен Әсхәт Дөбер-Шатр Мөнир Рахмаевка бирде.

  9. Ә хатын-кызлар арасында Ландыш Нигъмәтҗанова «Мәхәббәт күзләрдә» җыры белән җиңде.
  10. «Иң ягымлы җырчы» булып Лиана Хисмәтуллина танылды.
  11. «Иң яхшы танцеваль трек» исемен Мәскәүдә яшәп, иҗат итүче Индива алды.

  12.  Ир-атлар арасында бу номинациягә, шулай ук Мәскәүдә яшәүче Ранил Нуриев лаек булды.

    https://www.instagram.com/p/BS6Mh-BACsy/?tagged=тмтв%20%20

  13. «Иң стильле башкаручы» кем икән? Ул — Гөлназ Батталова.
  14. «Youtube йолдызлары» номинациясендә җиңүне көндә ничек яшәгәннәрен тамашачылары белән һәрдаим таныштырып торучы Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов алдылар.

    https://www.instagram.com/p/BS6ICa_BJ9Y/?taken-by=guzelurazova%20%20

  15. «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә Филүс Каһиров беренчелекне яулады.

  16. «Иң яхшы лирик җыр» номинациясендә Артур-Марат «Әгәр мине бик сагынсаң» җыры белән премияне алды.
  17. «Эпатаж җырчы» булып Диана Тәҗетдинова сайланды.
  18. TMTV production тәкъдим иткән «Иң яхшы клипны» төшерүче булып Эльмира Сөләйманова «Минем язым син икән» җыры белән танылды.

  19. «Иң яхшы җыр» исемен Гүзәл Әхмәтова алды.
  20. «Иң яхшы җыр театры» — Айдар Галимов. Бу номинациядә ул «Мәхәббәтем минем» җыры белән катнашты.
  21. «Үзенчәлекле тавыш» кемдә? Ринат Рәхмәтуллин тавышы белән аерылды, шуңа бу номинациягә бирелгән бүләк аныкы.
  22. Хатын-кызлар арасында тавышы белән Халидә Бигичева аерылды.
  23. «Иң яхшы альбом» хатын-кызлар арасында Ильмира Нәгыймованыкы,
  24. Ә ир-атлар арасында Ришат Фазлыйәхмәтовка бүләк бирелде.
  25. «Оригиналь тема» номинациясендә Чәчкә җиңде.

  26. «2000 еллар хиты» һәрберебезнең хәтеренә уеылып калган «Төнге урам» җыры. Башкаручысы — Әлфинә Әзһәмова.
  27. «Иң яхшы концерт программасы» номинациясендә Ильвина беренчелекне алды.
  28. «Гаилә кыйммәтләре» исеме белән җырчы гаилә Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов бүләкләнде.
  29. «Иң яхшы җырчы» премиясен Азалия Зиннәткә бирделәр.
  30. «Хит-парадлар лидеры» — Илназ Баһ. Лидер иткән җыры «Йөрәгем яна».
  31. TMTV каналының махсус номинациясе: «Татар сәнгатенә зур өлеш керткән» кеше ул — Флера Сөләйманова.
  32. «Иң яхшы алып баручы» исемен дә әйтеп үттеләр. Ул — Булат Бәйрәмов. Котлыйбыз аны.
  33. «Универсаль артист» — Рифат Зарипов.
  34. «Иң яхшы автор-башкаручы» номинациясендә Ләйсән Мәхмүтова «Ачуланма» җыры белән җиңде.
  35.  «Дәртле җыр» — Лилиана Ирназарова.
  36. «Иң яхшы дуэт» номинациясендә кичәдә ул җырны инде башкарып та өлгергән дуэт — Алсу Азат Фазлыевлар җиңү яулады.

  37. «Җырчы гаилә» ләр күп булса да, бу исемдә беренчелекне Зинира һәм Ризат Рамазановлар алдылар.

  38. «Иң яхшы ремейк» номинациясендә Мәликә җиңде.
  39. «Моң дәвамчысы» — Лилия Хәйруллина.

  40. «90 еллар хиты» номинациясендә Хәния Фәрхи беренче урынны алды.
  41. «Гастрольләр рекордсмены» булып Радик Юльякшин, ягъни Elvin Grey сайланылды.
  42. «Халык мәхәббәте» кемдә? Зәйнәп Фәрхетдинова «Зәңгәр кыңгыраулар» җыры белән халык күңелен яулады.

Бәйле