ТМТВ премиясе: Фирдүс Тямаев тантанага килмәде [фоторепортаж]

15 апрельдә Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында ТМТВ татар музыкаль телевизион премиясен тапшыру тантанасы үтте. Концерт башланганчы, номинацияләрдә катнашучы җырчылар кызыл келәмнән узды. Биредә артистлар һәркем белән фотога төшеп бина эченә керә торды. //Tatar Today//

Башка җырчылар кызыл келәмгә чит ил машинасында килеп туктаса, Ләйсән Мәхмүтова мотоцикл белән килде. Әлеге мотоциклларны тамашачы сәхнәдә дә күрә алды. Ләйсән «Автор-башкаручы» номинациясендә бүләкләнде. Узган ел кызыл келәмгә «шестерка» машинасында килгән Фирдүс Тямаев быел ТМТВ премиясен тапшыру тантанасында бөтенләй күренмәде. Ул да, Гөлназ Сәфәрова да Мәскәүгә киткән, диделәр…

Сәгать 5тә башланырга тиешле концерт техник сәбәпләр аркасында ярты сәгатькә соңрак башланды. Билгеле булганча, ТМТВ телеканалы тантанадан туры трансляция оештырды. Концертны Иркә һәм Рифат Зарипов, Назлыгөл Сөнгәтова һәм Айваз Садыйров, Булат Бәйрәмов һәм Айрат Ильясов парлап алып барды.

Быел 40лап номинациядә 45 премия үз иясен тапты. Менә кайберләре: «Ел ачышы» — Нәркис Зиннәтуллин һәм Регина Тимербулатова, «Иң яхшы җырчы» — Илдар Әхмәтов, «Заманча хит» — Гөлназ Сираева, «Иң яхшы рингтон» — Мөнир Рахмаев, Ландыш Нигъмәтҗанова, «Тамашачы мәхәббәте» — Филүс Каһиров, Иркә, «Ютуб йолдызлары» — Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, «Гастрольләр рекордсмены» — Элвин Грей, «90нчы еллар хиты» — Хәния Фәрхи, «Халык мәхәббәте» — Зәйнәб Фәрхетдинова, «Ике гасырның күренекле җырчысы» исеменә Салават Фәтхетдинова ия булды.

Номинацияләрдә җиңүчеләрне халкыбызның танылган шәхесләре бүләкләде. Алар арасында депутатлар, театр артистлары, язучылар, журналистлар һәм башкалар бар иде. Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин ТМТВ каналының яңа артистларны күрсәтүен, аларны үстерүен белдерде. Халык шагыйре Роберт Миңнуллин исә Нәкый Исәнбәтнең мәкаль-әйтемнәрен укып күрсәтте. «Җырның җыртыгы юк» — кызганычка каршы, бар, аларны хәтта ямарга кирәк. «Җыр тамак туйдырмый», мине туйдырмаса да, җырчыларны туйдыра», дип сөйләде Роберт Миңнуллин.

Быелгы ТМТВ премиясен тапшыру тантанасы оештыру ягыннан мактауга лаек. Һәр җырчының чыгышы аерым бер темага корылган, сәхнә бизәлеше, көчле утлар — барысы да игътибарга лаек. Шуны да әйтергә кирәк, һәр артист теге яки бу ягы белән җәлеп итәргә тырышты. Мәсәлән, «Иң яхшы ремейк» номинациясендә җиңү яулаган Мәликә аранжировка һәм, әлбәттә, биюе белән шаккатырды. «Алматаның алмасы» җырына Марат Мухин яңа аранжировка ясаган икән. «Иң стильле» җырчы Гөлназ Батталова исә биек баскычларга менеп җырлады. «Моң дәвамчысы» Лилия Хәйруллина фокус күрсәтте, «Иң яхшы танцеваль трек» иясе Индива туй күлмәгеннән чыкты.

Концертны Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның чыгышы тәмамлады. «Моңа кадәр тамашачы алдына чыгып «Хәерле төн!» дигәнем юк иде әле», диде ул. Чынлап та, кызыл келәм белән сәгать 3тә башланган концерт төнге 12нче дә генә бетте. [Рөстәм Исхакый, Эльвира Шакирова фотолары]

Бәйле