«Ярый инде, гел булмаганда йөреп торсаң була», дигән ул минем улыма…»

Очрашып йөргән кызы улымны күптән түгел үзенең туган көненә чакырды. Алар яшьтәшләр, 19лары тулды. Моңарчы ул кыз туган көннәрен башка кызлар белән уздыра торган булган, ә быел менә, егете белән үткәрәсе килгән ахрысы. Аларның очрашып йөрүенә 4 айлап чамасы булыр. //Безнең авыл гыйбрәте//

Атнасына ике яки өч көннең кичендә урам әйләнеп керәләр, болай көн дәвамында берничәшәр кат шалтыратышып торалар. Улым бездән берни дә яшерми. Көне ничек узганын, кемнәр белән аралашканын һәрдаим сөйләп тора. Мин аны кечкенәдән үзем шулай өйрәттем. Башкаларның аналары балаларына: “Өйгә кеше ташыма! Эштә дә гарык мин. Өйдә иркенләп ял итәсе килә!” – дип әйтсә, мин, киресенчә, улымның өйгә дус-ишләрен алып кереп, күпмедер вакыт утыруларына беркайчан да каршы түгел идем.

Мәктәптә укыганда да, хәзер дә шулай. Ничек кенә арыган булсам да, елмаеп каршы алам, булганын ашатам, алар белән чәй эчәм. Кунакчыллыгымнан да түгел ул. Мин баламның кемнәр белән дуслашып йөргәнен, ни турында сөйләшкәннәрен белергә тиеш. Бөтен сәбәп шул гына. Кемнең кемлеген аңлар өчен кешенең күзенә карап, берничә сүз сөйләшү дә җитә бит.

Адилә белән дуслыклары турында да улым яшермичә сөйләде. “Әйбәт кыз, тәмәке тартмый, сүгенми”, – диде ул беренче тапкыр аның турында сөйләгәндә. Очрашалар икән, очрашсыннар. Тикшерәм дип, мин артыгын сораштырмадым инде улымнан. Тәртипсезләнеп кенә йөри күрмәсеннәр, миңа иң мөһиме әнә шул. Улым белән ул хакта да сөйләшәбез. Кыз баланы рәнҗетә күрмә дип, гел әйтеп торам мин аңа. “Син нәрсә инде, әни. Минем акылым һәрвакыт үзем белән!” – ди.

Менә шушы Адилә туган көн уздырасы итте. Үзебездә түгел, Казанда йөрик, дип тәкъдим иткән. Алар болай да Казанда укып йөри безнең. Шуңа күрә улымны чыгарып җибәрергә курыкмадым. Шәһәрдә матур урыннар күп бит, йөрсеннәр, карасыннар. Уку көннәрендә барыбер иркенләп йөри алмыйлар бит алар. Туган көн – менә дигән сәбәп. Кызның күңелен күрергә дип, улыма 3 мең сум бирдем. Шуннан бүләген дә алырсың, берәр кафега кереп ашап-эчеп алырга да калсын, дидем.

Төш вакыты үткәч чыгып киткәннәр иде, кичке уннарда гына, кызны өенә кадәр озатып куйгач кайтып керде улыбыз. Кәефе әйбәт иде. Кайда йөргәннәрен сөйләде, фотоларын күрсәтте. Ярый, берничә көннән соң сизәм: нидер булган улыма. Теге кыз белән дә шалтыратышмый, кәефе дә юк сыман. Ике көнләп күзәткәннән соң түзмәдем, ни булды дип сорыйм моннан. Баксаң, Адилә үзенең дус кызлары арасында сүз тараткан: “Ярый инде, гел булмаганда йөреп торсаң була”, – дигән минем улым хакында. Сүз тиз йөри бит инде, хуҗасына да барып җиткән.

Нәрсә ошамаган Адиләгә, һич аңламыйм. 19 гына яшендә егетең 3 меңлек бүләк ясый алган икән, әйбәт бит инде. Әллә ул үзен алтынга күмгәнен көтте микән? Улым бүләккә зур ак аю алган, чәчәк бәйләме, аның яраткан конфетларын алган. Калган акчасына кафега кереп утырганнар, Казанга бару-кайтуларны да улым түләгән. Үз баламны яклап әйтүем дә түгел, әмма туган көн өчен менә дигән бүләк бит инде!

Ирем шундый бүләк ясаса, мин чын күңелдән рәхмәтле булыр идем. Бүләгеннән бигрәк, кеше сиңа тулы бер көнен дә багышлаган бит әле. Анысы әллә бүләк түгелме? Безнең хәтерне калдырган нәрсә: ул да булса Адиләнең шулай дип сүз йөртүе булды. Егет ошамаса, матур гына әйт инде син, кешечә аңлат. Ник шулай башка кызлар аркылы сөйләшеп йөрергә? “Гел булмаганда ярый инде”, – дип мыскылларга. 19 яшь – зур бит инде ул, сөйләшкән сүзләрең, кылган гамәлләрең өчен җавап бирерлек вакыт. Шушы сүзләре өчен улым белән минем дә йөрәгем янды.

Бик күп хатыннар ирләренең начарлыгы турында сөйләргә ярата, тәртипсезлектә гаепли. Эшләми, аралаша белми диләр. Әйтмим, андыйлар да күптер. Ләкин, кеше гадәттә юктан гына зарланып, тавышланышып яши торгандыр. Бүгенге кызлар – булачак хатыннар бит инде алар. Яшьтән нинди тәрбия бирелгән, зур тормышта шул чагылачак. Безнең кызларыбыз юк, икесе дә малай.

Күпчелек гаиләләрдә кызларны патшабикәгә тиңләп тәрбиялиләр төсле тоела. Белмим, миңа гына шулай тоеламы соң ул? Күпчелеге үзләрен әллә кемгә куя бит алар! Алар өчен иң зур дәрәҗә – яңа кием киеп, авызларын бүлтәйтеп селфи төшү. Яисә буялган тырнакларын фотога төшереп социаль челтәрдәге битенә урнаштыру. Рәттән бөтенесе шулайдыр дип гаепләргә җыенмыйм. Арада төрлесе бардыр инде. Әмма менә шушындый кызлардан җүнле хатыннар чыгуына шикләнәм мин. Ата-ананың бурычы матур киендереп, тәмле ашату яисә үзен-үзе фотога төшереп йөрсен өчен кредитка кыйммәтле телефон алып бирү генә түгел бит әле ул. Булачак хатыннарны яисә ирләрне кечкенәдән тәрбияләргә кирәк.
Зәмирә , Лаеш.

Бәйле