17 апрель Казанда Татарстан мөселманнары корылтаенда Камил Сәмигуллин мөфти итеп сайланды. Казанның «Корстон» кунакханә-күңел ачу комплексында узган чарада Татар Тудей җитәкчесе Рөстәм Исхакый да катнашты. //Tatar Today//
Җиденче тапкыр үткәрелүче мөселманнар корылтаена Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Аның сүзләренчә, республикада имамнар әзерләүгә зур көч куела, телебезне, динебезне, гореф-гадәтебезне сакларга бөтен мөмкинлекләр дә бар.
«Болгар Ислам академиясенә зур өметләр баглыйбыз. Төзелеш эшләре бетәчәк, безнең тарафтан нинди ярдәм кирәк, эшлибез. Бу Русия күләмендәге уку йорты гына түгел, зур ислам үзәге булачак», диде президент. Ул дин әһелләренең республика җитәкчеләренә ярдәм итүен әйтте.
Корылтайга җыелучылар кул күтәреп Камил хәзрәт Сәмигуллинны мөфти итеп сайлады. «Камил хәзрәткә ышанып аңа тавыш бирәсез икән, без ярдәм итәрбез», диде Рөстәм Миңнеханов.
Мөфтинең беренче урынбасары итеп «Котдус» мәчете имамы Рөстәм Вәлиуллин сайланды. Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев калды.