Яз төрлелеге: башта кояш, аннан бозлавык, кар һәм яңгыр [һава торышы]

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территориясенә көньяк циклоны килү сәбәпле, һава торышы һәм юл шартлары бозылу турында кисәтә. Бу 19-21 апрель көннәрендә күзтеләчәк. //Татар-информ//

Республика территориясендә уртача һәм көчле җепшек кар, яңгыр явуы көтелә. Урыны белән буран чыгачак, күз күреме сизелерлек кими. Кар катламы ятарга мөмкин. 20-21 апрельдә тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җиткән көчле җил булуы көтелә. Юлларда бозлавык хасил булу ихтимал. Һава температурасы -3..+2 градуска кадәр төшә.

19-20 апрельдә республиканың көньягында һәм көнчыгышында +8..+10 градус җылы булачак. Юлларда бозлавык, аерым урыннарда кар көртләре пәйда булырга мөмкин.

Бәйле