Табибә Равия Мухина: «Ревматоид артрит ракка охшаган» [сәламәт булыйк]

-- Гузель

Ревматик чирләр иң киң таралган авыруларның берсе санала. Статистика буенча карасак, алар өченче урында, тик бу рәсми саннар буенча гына шулай. Чынлыкта исә, Җир шарында һәр икенче кеше ревматик чирдән интегә. Ревматик авырулар дигәндә, буыннар, сөякләр сызлавын гына күз алдына китерү ялгыш фикер. Баксаң, 36 төрле табиб теге яки бу җиренә зарланып килгән пациентны җентекләбрәк тикшерү өчен ревматологка җибәрергә мөмкин. //Интертат.ру//

Узган атнада Казанда ревматик авыруларга багышланган зур чара – “Салихов укулары” фәнни-гамәли конференциясе үтте. Әлеге конференциядә Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе базасындагы Шәһәр ревматология үзәге мөдире Равия Мухина да катнашты.

Равия Мухина Казанда 12,5 мең кешенең ревматик чирләрдән интегүен, авыруның “уртача яше” 39 яшь булуын билгеләп узды. Ул ревматоид артритның яман шеш белән охшашлыгына игътибарны юнәлтте.

– Кеше чир башлануга 5 ел эчендә мөрәҗәгать итмәсә, дөрес диагноз куелмаса, пациентларның 50 проценты гариплек төркеменә чыгарга мөмкин. 10 ел эчендә дөрес дәва булмаса, 90 процентка якын кешегә гариплек яный, ди ул.

Равия Мухина әйтүенчә, ревматик чирләрнең күбесенең сәбәпләре билгеле түгел.

– Безнең организмда иммун системасы бар. Шул иммун система билгеле бер сәбәпләр аркасында какшый. Кемдер инфекция эләктерә, кемдер эшсез кала, кайберәүләр бала тапканда авыр кичерешләр аша уза, кемдер башка төрле стресс кичерә. Шушылар барысы да дисбаланска китереп, аннары иммун системасы агрессив рәвештә кешенең үзенә каршы “эшли башлый”. Шуңа күрә безнең даруларның да күбесе агрессивлыкны бетерә, яман шешләрне дәвалый торган препаратлар. “Бу бит яман шештән арындыра торган дару, ник моны эчәргә кушасыз”, — дип гаҗәпләнеп сорап килүчеләр бар, — ди Равия ханым.

Табибә буыннар сызлау башка авырулар белән дә бәйле булу мөмкинлеген билгеләп үтә.

– Безгә беренче тапкыр буыннар сызлый дип киләләр, ә карасаң, үпкә шешкән, я йөрәктә су җыелган булырга, бөерләр дә сафтан чыгарга мөмкин. Әле күптән түгел генә бер очрак булды. 6-8 ел эчендә берәүнең башта берәм-берәм колаклары начар ишетә, күзләре начар күрә башлаган, нәтиҗәдә буыннары да кушылган булган.

Нәрсәгә игътибар итәргә?

Равия Мухина игътибар итәргә кирәкле билгеләрне атады.

– Колак яфраклары пешеп чыккан кәбестә яфрагы кебек шешеп, кызарып чыгу кебек сирәк очраклар булгалый, моңа игътибар итәргә кирәк. Шулай ук, иртән чистарткан вакытта, борыннан кан китү, чәч коелуга зарланып килүчеләр дә “безнең” пациент булырга мөмкин. Авыз эче, телләрдә төрле җәрәхәтләр, авыз эчендә селәгәй бетү дә ревматик чир билгесе булырга мөмкин. Хәтта күздә күз яше бетсә дә, ул икенче төрле коры синдром дип атала, ул “безнең” чиргә керә. Шөкер, бар кеше дә белми, ә бит даруханәләрдә ясалма күз яше сатып алып, шуны тамызып йөрергә мәҗбүр кешеләр бар.

Табибә иммун системасы бер генә әгъзаны зарарламавын, аның бөтен әгъзаларга зыян салуын ассызыклый. “Ревматик чир ул – буын авыртуы гына түгел, бөтен организм чире. Без якынча 36 төрле табиб белән эшлибез, ул-бу шикләнүләр туа калса, алар мөрәҗәгать иткән пациентларны шундук безгә юллый”, — диде.

Равия Мухина, сәламәтлектә ниндидер тайпылышлар сизүгә, буын сызлау гына түгел, бизләр шешсә, тәндә төрле таплар чыкса, колак яфраклары кызарса да, оялмыйча табибка килергә киңәш итә.

Ни кызганыч, ревматик чир аркасында яп-яшь кызлар да, 3 яшьтән алып 10-14 яшькәчә балалар да хастага әйләнә. Алар да бот яки тез буыннарын алмаштыру буенча операцияләр кичерә. Сүз уңаеннан, былтыр шәһәр ревматология үзәгендә травматология,ортопедия бүлекләре ачылгач, буыннарны алмаштыру буенча 500 дән артык операция ясалган. Шуның 40 проценты – бот буыннарын алмаштыру, 60 проценты – тез буыннарын алмаштыру буенча. Равия Мухина операция ясаткан балалар бүген рәхәтләнеп үз аягында чабып йөри алуын әйтә. “Әле менә яңарак кына Балтач районыннан Зөһрә Гарәфетдинова бөтенләй йөрми иде, хәзер ике тез буынын алмаштыргач, үкчәле туфли кияргә хыяллана”, — ди ул.

Равия Мухина фикеренчә, ревматизм чирләренә әле игътибар җитеп бетми.

– Кешеләр күбрәк инфаркт, инсультлардан курка. Ә хроник ревматик авыруларга тагын да зуррак игътибар кирәк. Ревматоид артрит белән чирләгән хатын-кызларның 98 проценты җәмгыятьтән читләшүен тоя, 42 процент хатын-кыз үзенә пар таба алмый. 22 процент очракта ревматик авырулар гаиләләрнең таркалуына сәбәп булып тора. Шуңа күрә, бу социаль һәм психологик проблема булуын күздә тотып, без авыру кеше белән генә түгел, аның гаиләсе белән дә эшлибез, ди ул.

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Бәйле