Вәсилә Фәттахова янә тамашачыны елатты [фоторепортаж-видео]

19 апрельдә Казанда Вәсилә Фәттахованы искә алу кичәсе уңаеннан хәйрия концерты узды. Чараны мәрхүмнең тормыш иптәше Илгиз оештырды. //Tatar Today//

Концертта Татарстанның һәм Башкортстанның популяр артистлары чыгыш ясады. Аларның барысына да Рәхмәт хатлары тапшырылды. Концерттан җыелган акчалар исә Вәсиләнең улы Кәримне, кызы Камиләне тәрбияләүгә тотылачак.

«Уникс» залында алма төшәрлек урын юк иде. Арабыздан вакытсыз китеп барган Вәсилә турында истәлекле видеолар күрсәтелгәндә, тамашачы хәтта елады.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий