Республикадагы бер тернәкләндерү үзәгенә барырга туры килде. Ял да итәрбез, бераз гына дәваланып та булмасмы, дигән уйлар белән үзәкнең ишеген ачтык. Кеше аз иде. Кайбер районнар җибәрергә кеше тапмаганнармы, әллә путевка хәзер ике елга бер генә бирелә икән, барсам, барыбер эләкмәс дип, халык социаль ярдәм күрсәтү идарәләренә үзе мөрәҗәгать итмәгәнме, билгесез. //Безнең авыл гыйбрәте//
18 көн – ярыйсы вакыт: ял итәргә килүчеләрнең һәрберсенең исемен, каян килүен, хәтта нинди чир белән чирләвенә кадәр белеп бетердек. Китап укып кына ятып булмый, коридорга да чыгып утырасың. Анда, берничә генә канал булса да, телевизор күрсәтә. Янга ир-атлар килеп утыра. Шаярткалап, сүз башлыйлар. Ярар, шаяртсыннар да ди.
Ис киткән нәрсә – аларның өс-башы булды. Кешене киеменә карап каршылыйлар, акылына карап озаталар, дигән әйтем бар бит. Тир исе килеп торган кытай футболкасын атна буе салмаган, трикосының тезе олы туп кебек чыгып торган ир-ат күпме генә акыллы сүз сөйләсә дә, аны бик тыңлыйсы килми инде. Бер тыңлыйсың, бетте. Аннан: “Хатын-кыз янына килеп сүз башлаганчы, өстеңне кара инде әзрәк”,– дип әйтәсе килә башлый.
Бу ирләрнең өйдә бер дә кадерләре юк микәнн, нишләп хатыннары карамый жибәргән, дип уйлыйсың. Иртән ашарга төшкәндә дә, дәвалану кабинетларында, физкультура уйнаганда, кичен дә – өстә шул бер кием.
Ял итү урыны булгач, поселоктан, шәһәрдән артистлар концертлар да куеп киттеләр. Безнең “джентельменнар” анда да караватларында аунаган футболка, триколарыннан кереп утырдылар. Өйләрендәге кухняга чәй эчәргә чыкканнармын! Кыскасы, хатыннар, ирләрегезне ял итәргә җибәрсәгез, әзрәк киендерегез! “Акыллы башларыгыз” кеше арасында бер бичара булып йөрмәсеннәр.
Ләйсәнә.