ДЦП белән авыручы балалар турында еш язабыз. Сабыйлары белән бергә ничек интеккәннәрен әти-әниләре үзләре генә белә. Әмма ничек тә авырлыкларны җиңәргә, баласын аякка бастырырга тырышалар. Казанда яшәүче Гөлназ Баһаутдинованың әти-әнисе дә кулларын салындырмаган, кызларын савыктыру өчен көчләрен кызганмаган. //Ватаным Татарстан//
Үҗәтлек, сабырлыклары юкка чыкмаган – Гөлназ буй җитеп, гаилә корган. Ире Рафис та – ДЦП диагнозлы ир-егет. “Булачак ирем белән Казандагы 4 нче мәктәп-интернатта укыганда таныштык. Әмма мин монда озак укымадым. Нигәдер бу мәктәпне үз итә алмадым. Шуңа күрә укуымны тәмамламыйча китеп бардым. Әмма араларыбыз өзелмәде. Насыйп булгач, Рафис белән барыбер бергә булдык, – дип сөйли Гөлназ. – Ул көйләр яза. Ә мин фортепьянода уйнарга яратам. Моң да якынайтты безне. Дуслашып йөри торгач, Рафисны бик яратканымны аңладым. Ул да мине яратканын, миннән башка яши алмаганын яшерми иде. Очрашып йөри торгач гаилә корырга булдык. 2014 елның декабрь ае иде”.
2016 елда аларның уллары Хәсән туа. “Бала тугач, баштарак кыен булды. Үзебезгә дә кайчак ярдәм кирәк. Улыбызның төрле вакыты булды, төннәр буе йокламыйча елап чыгулар да күп иде. Әнә шул вакытта әти-әниләребез булышты. Аларга рәхмәт. Безне бала үстерү бәхетеннән мәхрүм итмәделәр. Хәзер улыбыз үсте инде. Аны тәрбияләү авыр түгел, – дип сөйли Гөлназ. – Яраткан ирем янәшәсендә яшәве рәхәт. Кайчандыр сау-сәламәт яшьтәшләрем кияүгә чыкканда кимсенеп тә кала идем. Ә хәзер мин башка дусларым кебек бәхетле булганыма, гаилә корганыма сөенеп туя алмыйм. Һәр кешенең бәхете үз кулында. Иң мөһиме, үз тиңеңне табып, киләчәккә өмет белән матур итеп яшәргә кирәк”.