Ландыш Нигъмәтҗанова гаилә архивыннан кеше ышанмаслык фактны ача [видео]

-- Гузель

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова һәрвакыттагыча тамашачыларын тормышы белән таныштырып яши. Эстрада артисты тагын бер гаҗәеп видео белән бүлешкән. Дөрестән дә, сокландыргыч вә гаҗәеп күренеш! Нинди? Хәзер белербез. //Tatar Today//

Ландышның өч баласы: ике малай һәм кызы булуын беләбез. Аларның һәркайсы белән җырчы һәрдаим фото һәм видеолар урнаштырып тора. Иң кечкенәсе — Гомәр белән йөкле булганда, ул рәхәтләнеп концерт куеп йөргән булган. Әле ничәнче айда, нинди атнада диярсез? Шаккаттыргыч! Менә-менә табам дип йөргән 9 айда, ягъни 38 атнада булган бу хәл. 

Карынындагы бәбие күренми дә диярлек. Килешле күлмәкне сайлаган ул. Үзе дә үзгәрмәгән, озын үкчәле түфлиләр дә кигән.

«14 февраль! Гашыйклар көне…. Ике атнадан Гомәр (Әнисе аны ягымлы итеп «Гумәч» ди) туды. 28 февральдә», дип яза Ландыш Нигъмәтҗанова.

Кешеләр моңа шаккатып фикерләрен җиткерә: «Сез гел тазармыйсыз мени? Бәбиле вакытта да?», «Мин бәбиләргә ике атна калгач, йөри дә алмадым диярлек. Ә Ландыш рәхәтләнеп күңел ача. Әфәрин!», «Монда корсак юк бит! Үкчә дә, үзе!», «Гаҗәеп, сокланам», «Бәби тудыру йортына сәхнәдән генә китмәдегезме сез?» дигәннәр.

Бәйле