23 апрельдә Казанның «Пирамида» концертлар залында Татарстанның атказанган артисты Илнар Сәйфиеның юбилей концерты узды. Башка артистлардан тыйнак һәм серле булуы белән аерылып торган Илнарның яңа яклары һәм кайбер серләре дә ачылды. //Tatar Today//
Илнар Сәйфиевкә — 35, ә аның хитка әверелгән «Талбишек» җырына 15 яшь тулды. «Икесен бергә кушсаң, Илнар 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итә!» диде Раяз Фасыйхов. «Талбишек» сүзләре авторы, халык шагыйре Роберт Миңнуллин үзе дә концертта бар иде. Ул Илнар Сәйфиевне ТР Мәдәният министры Айрат Сибгатуллин исеменнән «Мәдәнияттә казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләде. «Мин Мәдәният министры янында бик еш йөрим, ләкин мондый бүләк алганым юк иде әле. Илнар мактанасы килгән чакта «мондый медаль Роберт абыйда да юк», дип әйтәчәк инде», диде шаян телле Роберт абый.
Шагыйрь тамашачыга «Талбишек»нең тулы вариантын да укып күрсәтте. «Бу шигырь минем өчен бик кадерле. Ул — минем бөтен иҗатымны, бөтен лирикамны үз эченә алган шигырь. Аны башкару Илнарга насыйп булды. Илнар — үзенең урынын, үзенең тамашачыларын тапкан моңлы җырчы. Өстәвенә ул — бик әйбәт кеше. Яшерен-батырын түгел, Илнар минем җырларым белән кеше булды», диде Роберт Миңнуллин.
Концертта Илнар Сәйфиевның әнисе дә бар иде, ә менә гаиләсе — тормыш иптәше Ләйсән белән кызы Ләйлә килмәгән. Сәбәбе — Сәйфиевләр икенче сабыйларының тууын көтә.
Илнарның яңа яклары ачылды дип әйтеп куйган идек. Концертта Илнар көрәш белән мавыгуы турында сөйләде. «Бу хакта сөйләгәнем юк иде», ди ул. Җырчының ябыгуы да игътибарсыз калмады. Күптән түгел Илнар 10 килога ябыккан.
Концертта җырчының иҗатташ дуслары Диләрә Илалтдинова, Вадим Захаров, Эльвира Хамматова, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Ленар Сәйфиев, Алинә Сафиуллина, Гөлназ Сираева, Илназ Баһ, Айгөл Рәхимова, ИлСаф, Раяз Фасыйхов, «Сәйдәш» бию театры катнашты.
Дуслары Илнар Сәйфиевның кайбер сыйфатлары турында безгә дә сөйләде. Әйтик, Алинә Сафиуллина Илнарның ярдәмчел булуын әйтте. «Бервакыт берничә кешегә каршы чыгып, мине яклап чыккан иде. Хәзер менә сезнең аша аңа рәхмәтемне әйтәм», диде Алинә. Вадим Захаров Илнарның руль артында артык куып йөргәнен өнәмәвен белдерде. Салават Миңнеханов Илнарның серле булуын һәм һәрвакыт аны «өйрәнүен» әйтте.
Илнар туган көнендә яраткан тамашачысын шампан шәрабе белән сыйлады. Концерттан соң артистлар бәйрәмне дәвам итәргә банкетка юл тотты.
Эльвира ШАКИРОВА