«Зәйтүнә коры елгага төшкәндә басудан үксеп-үксеп бала елаган тавышы ишетелә…» [шом]

-- Гузель

Элек Яңавыл (Мари иле) басуы белән янәшә, коры елга буенда Бәрәңге бистәсе кирпеч заводы эшли иде. Зәйтүнә апа әнисенең, Яңавыл басуы тыныч түгел, дип әйтүенә карамастан, акчасына кызыгып, кирпеч заводына эшкә урнаша. Сменада дүрт кеше эшли. Яннарында каравылчы да бар. //Безнең гәҗит//

Шулай бер төнне сәгать берләр тирәсендә базга төшәсе була. Зәйтүнә үзе генә төшәргә курка, иптәшкә каравылчы бабайны чакыра. Ишекне генә ачалар, баз эче тулы күгәрчен тавышы: гөр-гөр киләләр, тик үзләре күренмиләр. Күпме эшләп тә, базда күгәрчен күргән булмагач, болар бик аптырый. Бабай Зәйтүнәгә сабыр итәргә, сәгать өчләрдән соң, әтәч кычкыргач кына төшәргә куша. Иртәнге өчләр узгач, ишекне ачып төшсәләр, баз эчендә тынлык. Шунда бабай: «Балалар, бу базда берничә ел элек бер урыс кешесе төшеп үлгән иде, шуның җаны күгәрчен булып гөрелдәп, мәет көтеп йөргәндер», – ди.

Шулай көннәрдән бер көнне Зәйтүнә иптәш кызы белән коры елгага төшә, чиләкләргә балчык тутыралар да эш урыннарына юнәләләр. Янәшәдә өлгергән арыш басуы. Кинәт басудан үзәкләрне өзеп, яшь бала елаган тавыш ишетелә. Бәгырьне телеп, җаннарны айкап үкси-үкси елый. Зәйтүнә, нечкә күңелле кыз бала, иптәш кызына: «Берәрсе ташлагандыр, бик кызганыч бит, әйдә барып алыйк», – ди. Иптәш кызы барырга теләми, «Әй кирәкми, йөрмик. Әниең басуның нинди икәнен әйтте бит», – ди.

Алар менгән коры елгадан да тавышлар ишетелә, өскә менгән саен, ниләр барганы ачык күренә. Бии-бии, җырлый-җырлый мари хатыннары-ирләре салам яндыралар, янәшәләрендә мичкәле арбалар җигелгән атлар тора икән.

Кызлар тизрәк каравылчы бабай янына йөгерәләр, күргән- ишеткәннәрен сөйләп бирәләр. «Әйдә барып карыйк», – дип бабайны аптыраткач, карт риза була. Эт белән барырга уйлап, аны бәйдән ычкындыра. Ләкин эт койрыгын бот арасына кыстыра да, селкенми дә, шыңшый гына. Шуннан соң бабай таң атып, әтәчләр кычкыру белән барырга вәгъдә бирә.

Таң аткач чыгалар болар, эт тә тыныч кына иярә. Арыш басуында бернинди тавыш юк, коры елга да буш.

Минем бу язмам һич тә әкият түгел, Зәйтүнә апа Нигъмәтҗанованың хәтере әле дә бик яхшы, ялганны сөйми торган туры сүзле хатын ул.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари иле, Бәрәңге бистәсе.

Бәйле