Казанда «Че за фигня?!»лар меңләгән «Мин татарча сөйләшәм»диючеләрдән «кача» [видео]

26 апрель Казанда «Мин татарча сөйләшәм» йомгаклау чарасы үтте. Азатлык чараның кызыклы мизгелләрен видеода тәкъдим итте.

Бәйрәм рухын ошатмаучылар да бар. Зур гәүдәле өч ир-ат сүгенеп, монда нинди бәйрәм дип сорашты һәм «че за фигня» дигән ямьсез сүзләр әйтеп китеп барды.

Сәхнәгә актив татар блоггерлары чыкты. Алар татар телен яратырга, кулланырга, сөйләшергә чакырды һәм интернетта татар теле кулланылышын арттырырга кирәклеген әйтте. Егетләр бөтен катнашучылар белән селфи дә төшерде.

Татар тудей порталы да әлеге масштаблы чараның мәгълүмати ярдәмчесе иде! Татар яшьләре форумына һәм башка «Мин татарча сөйләшәм» акциясен оештыручыларга афәрин!!!

Бәйле