«Шайтан үз эшен эшләгәндер инде, яшьләр арасына низаг керттем мин…» [гыйбрәт өчен]

-- Чулпан

Миңа 73 яшь. Бүгенге көндә мин үземнең тупаслыгым, үзсүзлегем аркасында бер-ялгыз гомер кичерәм. //Безнең гәҗит//

Ирем белән 2 бала үстердек. Аларны укытып аякка бастырдык. Балаларны тормышка биргәндә миңа шайтан кереп утырган кебек булды. Үз тормышымны кайгыртып, үз аягымда йөреп торганыма шөкер итеп, балаларның гаиләле булуына шатланып яшәр урында мин балаларымның тормышына кысыла башладым. Безгә гел булышуларын, үземә гел яхшы мөнәсәбәт таләп иттем.

Бер-бер артлы оныклар туа башлады, ләкин аларның тууы миңа яңа бер этәргеч бирде – оныкларымны тәрбияләргә тырышып, киленемне һәм үз кызымны, сорамасалар да, өйрәтә башладым. Эх, шушы вакытта мине тотып сүгүче дә булмады бит, балалар тормышына кысылма, киңәш кирәк булса, үзләре сорарлар, дип!

Улыбызны үзебезнең яннан җибәрәсе килмәде. Өйләнгәч, киленне безгә алып кайтып, авылда торыгыз, дидек. Тик алар бит яшьләр, шәһәр җирендә торасылары килде. Чаллыга күчеп киттеләр, оныгыбыз туды. Айга бер яки ике айга бер кайта башладылар, чөнки икесе дә эштә иделәр. Миңа гел аз булды, юрганны гел үзебезнең якка тарттым. Ешрак кайтуларын таләп иттем, үпкәләп еладым. Шул вакытта үзебезгә дә барырга була иде бит, машинабыз кулыбызда. Без сине үстердек, хәзер син безне карарга тиеш, дип битәрләдем балакаемны.

Шайтан үз эшен эшләгәндер инде, яшьләр арасына низаг керттем мин. Аңлашылмаучанлык көннән-көн арта барды, талаш-оршыш өйдән китмәде.

Улыбыз кайсы якка бәрелергә белмәде. Бер яктан ата-ана, икенче яктан яраткан кешесе белән баласы.

Шулай тормышларын тарткалый-тарткалый, киленебез улыбызны куып чыгарды. Ул безнең янга кайтып утырды.

Мин шул вакытта улымны дөрес юлга бастырып, хатыны һәм баласы янына кайтырга өндәү урынына: «Ярар, хатыннар күп булыр ул, ә әти-әни кадерлерәк!» – дидем.

Көн арты көн узды… 30 яшенә җитеп бер тамчы аракы капмаган улыбыз кайгыдан эчүгә биреште. Эшләмәгәч, эчкәч, без дә аны куып чыгардык. Ул хатыны янына кайтып китте.

Кызымның тормышына да шулай ук тыгылырга тырыштым, үземне алардан яхшырак беләм, дөнья күргән итеп санадым, барлык планнарына да каршы төшә идем, минемчә ул дөрес түгел кебек иде. Гел нидер җитмәде миңа.

Өйдә сөйләшкән сүзләрен кызым бәйнә-бәйнә миңа сөйли иде. Минем канны тагын да кыздыра иде бу хәл, телефоннан аңа иренә ничек җавап бирергә икәнен өйрәтеп яттым. Аларның тормышы да мин кысылып челпәрәмә килде. Киявебез 2 баласын һәм кызыбызны фатирда калдырып, чыгып китте.

Озак тормады, 60 яшендә ирем дә бу якты дөньядан китте… Элек оныклар айга бер генә булса да кайтып, шау-гөр килгән өйдә хәзер тынлык… бары сәгать тавышы гына. Эх, вакытны кире кайтарып булса иде ул!

Улым Казанга күченеп, дәрәҗәле эштә эшли, миңа аена 10 мең сум акча җибәрә. Акчасы да кирәкмәс иде… әгәр вакытны кире кайтарып булса… Ә кызым һаман шулай ялгыз тормыш тарта…

Кем гаепле соң барысына да? Кешеләрме? Балалармы? Әллә инде шайтанмы? Юк… боларга барысына да мин гаепле! Мин ике баланы үземнән бу холкым, кыланмышым белән биздердем!

Хөрмәте ата-аналар! Минем кылган хаталарымны кабатламагыз! Балаларыгызның гаиләләрен таркатмагыз! Аларның тормыш башлаган вакытлары, акча да, вакыт та бик күп кирәк! Үзләре сорамаса, киңәшләрегез белән балаларның үзәкләренә үтмәгез! Безнең бурыч бит аларны үстереп, белем биреп, олы тормыш юлына бастыру! Шуннан соң аларның үзләренең тормышы башлана, гел бәләкәй бәбиләр булмыйлар шул, иртәме, соңмы оядан очып китәләр! Хаталар ясап булса да алар үзләре яшәргә өйрәнергә тиеш!

Балаларның тормышы белән яшәргә тырышмыйк! Үзебезгә биргәнне шөкер итеп яши белик! Балаларның уңышларына шатланып, кайгыларын уртаклашып, битәрләмичә, бергә-бергә дус, тату яшәргә язсын барыбызга да!

Бу язмамны балаларым укыса, алардан гафу үтенәм!

ГАЛИЯ апагыз,

Әлмәт районы

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий