Азатлык үлгәннәрнең рәсемнәрен, аларга табынган кебек, күтәреп йөрү ислам кыйммәтләренә каршы килмиме дигән сорауга җавап эзләп мәчеткә юл алды.
«Ярдәм» мәчетенең «Зур Казан» басмаханәсендә 9 май алдыннан сугыш символлары төшкән тауар нәшер итү белән шөгыльләнәләр.
«Зур Казан» хезмәткәре Павел Зубань Казанга гаиләсе белән Донецки шәһәреннән күчеп килгән. Православ дине вәкиле. Аның фикеренчә, басмаханәдә ислам диненә каршы булырдай тауар җитештерелми.
«Бу рәсемдә безнең мәчет имамының бабае сурәтләнгән. Узган ел «Үлемсез полк»та катнашу өчен ясалды, быел да кирәк булачак. Безнең типографиядә 9 май бәйрәме өчен төрле тауарлар әзерләнә. Соңгы арада машиналарга ябыштырмалар ясыйбыз. Халыкка ошый, кайберәүләре әлеге ябыштырмалар белән машиналарының бөтен кузовын бизи. Шулай ук «Үлемсез полк» өчен транспарантлар да бастырабыз. Безгә мәчеткә йөрүче мөселманнар, яки басмаханә бар икәнне күреп урамнан керүчеләр мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, кичә бер өлкән яшьтәге ханым фотосурәт ясауны сорады. Оныгына мәктәптә «Үлемсез полк»та катнашырга әзерләнергә кушканнар», ди Зубань.
Аның сүзләренчә, зур фотосурәтне транспарант итеп ясау 390 сум булса, кечкенәрәге 290-320 сум. Быел кызыксынучылар артык күп түгел ди ул. Җиңүнең 70, 75 еллык юбилей елларында ихтыяҗ зуррак булган.
Икенче дөнья сугышында катнашкан кешеләрнең фотоларын күтәреп, алар белән “Үлемсез полк” рәтендә үтүдә мәчет имамы Илдар хәзрәт Баязитов бернинди начарлык та күрми.
«Аны күтәрү аңа гыйбадәт кылдым дигән сүз түгел. Рәсемнәр алар истә калдыру өчен. Әгәр мин ул бабайны диварга элеп гыйбадәт кылсам, бу, әлбәттә, начар булыр иде. «Зур Казан» басмаханәсе төрле социаль юнәлештәге проектларда катнаша. «Ярдәм» мәчете инде күп еллардан бирле сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Брайль системында махсус китаплар чыгарып килде. 2014 елда мәчет үз басмаханәсен ачып, әлеге системда әдәбиятны үзе нәшер итә башлады.
Социаль проектлар күрмәүчеләр, ятимнәр, инвалидларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Шулар өчен азмы-күпме табыш керсен дип тырышабыз. Безнең типографиягә мөрәҗәгать иткәннәр сыйфатлы тавар ала, шул ук вакытта изге эшкә үз өлешен кертеп сәдака биргән кебек була. 9 майга җитештерелеп сатылган тауарлар акчасы да мохтаҗларга китә», ди Баязитов.
Аның сүзләренчә, узган ел Казан хакимияте аларга 9 майга плакатлар, фотолар ясаткан булган, ә быел юк. Илдар хәзрәт тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар белән быел да «Үлемсез полк»та катнашырга тели.
«Парадка кеше үзе аңлап чыгарга тиеш. Аны беркем дә мәҗбүр итми. Балаларыбыз күпме кешеләрнең сугышта катнашуын белергә, әби-бабалайларын хәтерләргә тиеш. Үлемсез полкка 1941 елда һәлак булган бабам истәлегенә багышлап чыгабыз. Бу сугышны, тарихны онытырга ярамый», ди Илдар Баязитов.
Элекке Совет берлегенә кергән илләрдә, аерым алганда Таҗикстанда президент тарафыннан расланган Җиңү бәйрәмен уздыру чаралары исемлегенә «Үлемсез полк» кертелмәгән. Әлеге чара ислам кыйммәтләренә каршы килә дип белдерелә. Шулай Үзбәкстанда да оештыручыларның «Үлемсез полк» чарасыннан баш тартканлыгы билгеле булды.