«Евровидение-2017″дә йөрәк өянәге белән авыручы Португалия вәкиле җиңде [видео]

-- Чулпан

Шимбә кичендә иң көтеп алынган җыр бәйгесенең финалы узды. Евровидение 2017 бәйгесенең йомгак чарасында 26 ил вәкиле ярышты, җиңүче булып Португалиядән Сальвадор Собрал танылды. //Tatar today//

Сальвадор Собрал чыгышы Евровидениенең элеккеге форматыннан бераз гына аерылып торды. Джаз стилендәге «Икебез өчен ярату» җырын башкарды ул. Җырны апасы язган. «Икебез өчен ярату» җырының сүзләре шактый эчтәлекле. Биредә «барысына да түзә һәм ике кеше өчен ярата алырга сәләтле» йөрәк турында сүз бара.

Сальвадор йөрәк өянәгеннән интегә. Шуңа да ул бәйгенең оештыручыларыннан конкурска бераз соңгарак калып килергә рөхсәт сорый. Әлбәттә, аның хәлен аңлыйлар һәм концертка иң соңгы минутларда гына килергә рөхсәт бирәләр.

Сүз уңаеннан: Россия быел бәйгедә катнашмады. Киләсе «Евровидение» Португалиядә узачак.

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий