Гөлназ Батталова күптәнге хыялын тормышка ашырган [фото]

-- Чулпан

Бу җырчылар бер дә урында тормый инде, ә! Берсе клип төшерсә, икенчесе профессиональ рәвештә бию белән шөгыльләнә башлаган. Күптәнге хыялын тормышка ашырып, Гөлназ Батталова бию студиясенә язылган.//ТМТВ//

“Азрак булса да бии белә идем инде, ләкин биюнең дә асылы бар – аны өйрәнү җиңел түгел”, дип уртаклашты Гөлназ. Җырчы декабрь аенда танылган бию студиясе “Todes”ның отчет концертында була, һәм шуннан соң ул “Мин дә биергә тиеш” дигән карарга килә. Озакка сузмый гыйнвар аеннан ук студиягә языла.

XP7WcqgNSic

Гөлназларның төркеменең инде зур җиңүе дә бар! Бию фестивалендә катнашып, алар югары дәрәҗәгә ия булалар. Җырчы монда гына тукталып калырга теләми, киләчәктә биюле чыгышлар ясап, тамашачыларны шаккаттырырга әзерләнәм, ди Гөлназ.

Бәйле