«Лениногорскийда хайваннар белән болай кылану — чын вәхшилек!»[видео]

Социаль челтәрләрдә Лениногорски районында бер көтү сыерны йөк машинасыннан вәхшиләрчә  бушатуны төшергән видеоролик популярлык җыйды.

Видеода ферма кырыена килеп туктаган  КАМАЗ” машинасыннан хайваннарны чүп бушаткан кебек китереп аударалар. Сыерлар, мөгрәп,  берсе өстенә берсе килеп төшәләр. Күпләре  торып та китә алмый.

«Реальное время » газетасы язуынча, әлеге хәл “Лениногорская” агрофермасының Иске Кувак авылы бүлекчәсендә була. 

“Бу чын вәхшилек. Әлеге хәл безнең агрофермада килеп чыкса да, сыерларны китерүчеләрнең безгә бернинди катнашы юк.  Сыерларның хуҗасы бу турыда белмәскә дә мөмкин. Бәлки хайваннар банкротлыкка төшкән авыл хуҗалыгыннан китерелгәннәрдер. Бу очракта барлык сорауларны вакытлыча идарәчегә бирергә кирәк”-, ди Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимиров

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгында да әлеге хәлне тикшерергә һәм вәхшиләрчә кыланучыларга карата тиешле чаралар күрергә кушылган.

Бәйле