Татарның Инстаграм йолдызлары Гаилә көне белән котлый [фото]

-- Чулпан

15 майда – табигатьнең иң гүзәл,  алмагачлар  чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Әлеге бәйрәм белән котлап Инстаграм челтәренең актив кулланучылары (артистлар, журналистлар һ.б.) матур теләкләре белән бүлеште. Татар тудей сезнең өчен иң-иңнәрен сайлап алды. 

Танылган алып баручы, тамада Замирә РәҗәповаГаилә көненә бик эчтәлекле котлау һәм үзенең гаиләсенең фотосын элә.

Баянчы, җырчы Рәфинә Ганиуллинаның ире Рәзил Камалов та бу көннән читтә калмаган, хатыны белән төшкән фотосурәтен элеп, бөтен кешене бәйрәм белән котлап теләкләр язган.

Инстаграм челтәренең актив кулланучысы булган журналист, өч бала әнисе Айсылу Лерон бар халыкны матур итеп татарча котлый. «Гаиләгез күгендә һәрвакыт кояш балкысын, җил-давыллар урап узсын!» дигән теләктә ул.

Данир Сабировның хатыны Миләүшә гаилә тормышын тасвирлаган видеоролик элеп, бәйрәм белән котлый.

https://www.instagram.com/p/BUHJd3zjYL7/?taken-by=milagrasss555%20%20

Бездә сезне Гаилә көне белән чын йөрәктән котлыйбыз! Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телибез!

Бәйле