Tатар тудей Ваһапов фестиваленең сәхнә артын, Гөлсиринне кочагына алучыны күрде [фото-видео]

-- Чулпан

15 май Казанда Салих Сәйдәшев залында 2017 елның Ваһапов фестивален йомгаклау чарасы узды. Сәхнәгә чыккан җырчылар арасында Рәшит Ваһапов турында белмәүчеләр дә бар. //Татаr today, Азатлык//

15 май Казанның Салих Сәйдәшев залында 2017 елның Ваһапов фестивален йомгаклау чарасында сәхнәгә чыккан җырчылар арасында Рәшит Ваһаповның кайсы авылда тууын, әлеге чараның беренчесе кайчан узуын белмәүчеләр дә бар. Унлап яшь җырчы арасында Рәшит Ваһаповның җыр сәхнәсенә күтәрелгәнче кемнәр булып эшләвен икәү генә әйтә алды. Азатлык Сәйдәш залында үткән концерт вакытында сораштыру үткәрде.

Быелгы Ваһапов фестивале, тамашачы фикеренчә, көтелгән чишелеш һәм көтелмәгән күренешләр белән истә кала. Көтелгәне – Ваһапов фестивале аша танылган Ранис Габбасовның гран-прилы булуы, көтелмәгәне – җырчы Ришат Төхвәтуллинның «визит картасы» булган, низагка әверелгән «Тыңлачы, сандугач» җырының яңача яңгыраш алуы һәм профессиональ җырчыларның да фестивальдә катнашуы булды.

Ваһапов вакыфы җитәкчесе Рифат Фәттахов фикеренчә, фестиваль үсештә.

Фестивальдә «татар җыры әнисен» дә билгеләделәр. Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманованы әнә шулай зурладылар һәм Ваһапов бүләген аңа да тапшырдылар. Ул үз чоры җырчылары арасыннан ялгызы гына калып баруы турында әйтте.

Татар тудей порталы әлеге масштаблы чараның мәгълүмати партнеры иде.

Фотолар: Рөстәм Исхакый

 

Бәйле