КФУда «Татар театры: югалту һәм табышлар» дигән темага дискуссия башланып китте.
Дискуссиядә Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Россия һәм Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин, язучы, автор-башкаручы Зөлфәт Хәким, драматург Мансур Гыйләҗев, драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев һәм башка танылган шәхесләр катнаша.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы әлеге чарадан турыдан-туры трансляцияне тәэмин итә.