Гади халык белән бергә Нюша да йөгерә: «Казан марафоны»нда кемнәр булган? [фото-видео]

-- Чулпан

Бүген Казанда 3 чакрымлы «Казан марафоны- 2017» чарасы узды. Әлеге ярышта спортка битараф булмаган, үз көчен сынап карарга теләгән һәркем катнаша алды. Арада җырчылар да, артистлар да, җәмәгать эшлеклеләре дә бар. //Tatar today//

Марафонның җиңүчеләре белән биредә танышып була. Ә без сезгә Инстаграм челтәреннән әлеге чарада катнашкан йолдызларның фото-видеоларын тәкъдим итәбез. 

«Голос» проекты финалисты Эльмира Кәлимуллина спортсмен егетләр Леонов һәм Зиннуров янәшәсендә.

 
Гөлназ Сәфәрова да йөгерүченең иң шәбе — Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин янында!

Монда ул Мөнир Рахмаев белән Ландыш Нигъмәтҗанованы эләктереп алган.

Камаллылар әлеге «массовый забег»ларын театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевка багышлый. Аның бүген гомер бәйрәме — туган көне.

Ләйсән Гыймаева да әлеге марафонда катнашты.

Мәскәү йолдызы Нюша да «Казан марафоны»ның алгы сафында йөгерде. Әнә, аның артында Мөнир Рахмаев та җитди генә басып тора. 

 ТНВ каналының баш мөхәррире Данил Гыйниятов та марафонда яхшы гына нәтиҗә күрсәткән.

Бәйле